Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

ТАТАРСТАН МӘЧЕТЛӘРЕНДӘ БЕР ЕЛ ЭЛЕК АВИАҺӘЛАКӘТТӘ МӘРХҮМ БУЛГАННАР РУХЫНА БАГЫШЛАП ДОГА КЫЛЫНАЧАК

Бу атна җомгасында һәм шулай ук 17 ноябрьдә республика мәчетләрендә бер ел элек авиаһәлакәттә мәрхүм булганнар рухына багышлап дога кылыначак.

Татарстанның барлык мәчетләрендә мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнәрнең урыннарын җәннәт түрләреннән итүне, туганнарын, якыннарын, дусларын югалтканнарга ныклык, сабырлык сорап дога укыячаклар. Кайгылы сынауларга, зур хәсрәтләргә тарыганнарга Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итсә иде! Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз.
Узган ел 17 ноябрьдә "Казан" аэропортында килеп чыккан фаҗига турында хәбәр таралып күңелләрне тетрәндерде. Мәскәүдән Казанга очып кайтучы Boeing 737-53A самолеты аэропортка төшкәндә һәлакәткә очрады. Авиакатастрофада 50 кешенең гомере өзелде.
Ул кайгылы көннәрдә илебез, республика җитәкчелеге, дин әһелләре, гади халык фаҗигагә юлыгучыларның туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашты. Мәчетләрдә, чиркәүләрдә фаҗигагә юлыгучылар рухына аталып догалар кылынды. Казанда 30лап Коръән-хафиз һәм шәкерт мәрхүмнәр рухына багышлап Коръән-хәтем чыкты. Башкаланың Әл-Мәрҗани мәчетендә очкыч һәлакәте белән бәйле фаҗига корбаннарын дога белән искә алдылар. Мәрхүмнәр рухына җеназа намазы укылды. Бу елда да мәрхүм булганнар рухына багышлап кылыначак догалар кабул булсын иде дигән теләктә калабыз.
Бу хәбәр Татарстан Җөмһуриятенеӊ Диния нәзәрәте сайтыннан алынды
Фото: http://www.temakazan.ru/news/society/item/11026/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250