Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Татарстан мөфтие Һиҗри исәп буенча Яңа ел белән тәбрикли

Иртәгә кояш баеганнан соң бар мөселман дөньясы Һиҗри буенча 1441 ел башлана.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрт Сәмигуллин республика халкын Һиҗри исәп буенча Яңа ел белән тәбрикли. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Иртәгә кояш баеганнан соң бар мөселман дөньясы Һиҗри буенча 1441 елга аяк басачак. Мөфти сүзләре буенча, Яңа елны башлап җибәрүче әлеге ай мөселманнар өчен аеруча әһәмияткә ия.

«Татарстан Республикасы мөселманнары Диня Нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да әлеге истәлекле көн белән тәбриклим! Бездә, мөселманнарда, яңа ел Мөхәррәм аеннан башлана – ул Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтеп узган изге һәм мөбарәк айларның берсе»,- ди мөфти.

«Аллаһы хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе хәрам айлар: ягъни Рәҗәб, Зүлкагъдә, Зүлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары. Ул дүрт айда үзегезгә золым кылмагыз, бер-берегезгә ярдәмдә булыгыз, ташламагыз!» (“Тәүбә” сүрәсе, 36 нчы аять), - дип аңлатыла.

«Мөселман календаре буенча яңа 1441 ел якынлашу алдыннан мин Раббыбыздан һәрбер йортка иминлек бирүен, безнең изге гамәлләрне һәм ниятләрне кабул итүен, илебезне һәм республикабызны тынычлыктан аермавын, шулай ук мөселман өммәтенә иминлек, муллык, хәерле тормышлар бирүен сорап дога кылам. Аллаһы Тәгалә безгә киләсе елда да Аның рәхмәтенә һәм гафу итүенә өмет белән яшәү мөмкинлеген бирсә иде. Әмин», - диелгән котлау сүзләрендә.

Фото: Ильнар Тухбатов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам