Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин футбол уйный

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән Казан епархиясе футбол буенча иптәшләрчә матч үткәрде, очрашу мини-футбол форматында узган.

Исемнәре очраклы сайланмаган "Дуслык" һәм "Дружба" командалары 20 шәр минут 2 тайм уйнаган. Һәр команда да катнаш булган: һәр командада православие руханилары, духовная семинариядә тәрбияләнүчеләр, имамнар, мөэзиннәр, мәдрәсәдә шәкертләре бергә уйнаган. Әмма "Дружба" командасында яшьләр өстенлек иткән, ә "Дуслык" командасында - өлкән буын вәкилләре.
Футбол карарга килүчеләр өчен уен мавыктыргыч булды. Ничек кенә булмасын, дуслык җиңде - "Дружба" командасы "Дуслык"тан 7:2 исәбе белән өстенлеккә чыкты.
Камил хәзрәт Сәмигуллин:
- Без православие чиркәве белән дустанә мөнәсәбәтләрдә. Бүген аның шулай икәнлеген, мондый мөнәсәбәтләрнең башка беркайда да булмавын бөтен дөньяга исбатладык. Хәзер барысы да "тагын берәр уен оештырыйк" дигән халәттә. Бәлки баскетбол, волейбол яки су футболы уйнарбыз.
Татарстан мөселманнары лидеры билгеләп узганча, мондый чаралар үткәреп, православие вәкилләренең һәм мөселманнарның командага берләшү рухы көчәя һәм ныгый.
Үз чиратында, протоиерей Алексей билгеләп узганча, ике конфессиянең уртак спорт чарасы - республикада җәмгыятьтә һәркемнең бер-берсе белән дус булуын белдерүче яхшы күрсәткеч. "Мондый чаралар мөһим, кызыклы һәм бик кирәк. Моннан тыш, алар дәрт уята, бер-беребез белән ирекле аралашу мөмкинлеге бирә. Безгә күп кенә мәсьәләләрне бергә хәл итәргә кирәк, алар бүген кискен һәм безнең белән мөселманнар өчен дә уртак", - диде Алексей атакай.
Бу матчны оештыручылар белдергәнчә, мондый спорт чаралары традициягә әйләнәчәк. Шулай итеп, якын арада уртак волейбол турниры узачак, дип белдерде мөфти. Ә киләчәктә спорт ярышларына яһүдиләр, буддистлар һәм католиклар да кушылачак, дип белдерә "Татар-информ".
Фото: http://pravdoiskanie.livejournal.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250