Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Татарстан мөфтие Рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте

Рабигыль-әүвәл – ислам дине тарихында зур әһәмияткә ия ай.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген кояш баю белән мөселман календаре буенча өченче ай – Рабигыль-әүвәл ае башлана. Аны халыкта Мәүлид ае дип тә йөртәләр. Мәүлид – туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Бу айда Аллаһы Тәгаләнең сөекле рәсүле, Ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд с.г.в. дөньяга килгән.

"Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Раббыбызның Мөхәммәд Пәйгамбәрне с.г.в. үзенең илчесе, рәсүле итеп җибәрүе – безгә күрсәткән иң зур рәхим-шәфкатедер. Рабигыль-әүвәл Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен искә төшерү ае булып тора.

Дин кардәшләребез арасында Рабигыль-әүвәл ае дәвамында мәчетләрдә, өйләрдә Сөекле Пәйгамбәребезне с.г.в. олылап вәгазьләр уку, мөнәҗәтләр башкару, догалар кылу гадәтләнгән.

Пәйгамбәребезнең с.г.в. тормышы һәм аның камил холкы һәр мөселман өчен өлге, үрнәк булып тора. Аның нәсыйхәтләре калебләребезне ныгыта, күңелләребезне нурлы итә. Хәдисләре гыйлемле булырга, сабырлыкка, юмартлыкка өйрәтә. Мөхәммәд с.г.в. юлы – кешелек өчен хак юл һәм Кыямәт Көненә кадәр юлыбызны яктыртучы пакь Сөннәт ул.

Аллаһы Тәгалә күрсәткән тугры юлны өйрәтүче Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. сөннәтенә ияреп, безгә аның тормышыннан үрнәк алып яшәргә, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә насыйп итсен! Мәүлид аенда Пәйгамбәребезгә с.г.в. салаватлар багышларга, бергәләп догалар кылырга язсын!" - диелгән мөфтинең мөрәҗәгатендә.

 

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам