Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Татарстан мөфтиенең РӘҖӘБ АЕ җитү уңаеннан мөрәҗәгате 

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ! 

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! 
Мөбарәк Рәҗәб АЕ– ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча олыланган дүрт изге айның берсе булуы өстенә, безне озакламый Рамазан җитүе турында да искәртеп тора. 
Өч ай – Рәҗәб, Шәгъбан һәм Рамазан – мөселман тәкъвимендә фазыйләтле, өстенлекле айлар булып торуы белән үзенчәлекле. Хәдисләрдә хәбәр ителгәнчә, Рәҗәб ае җитү белән, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм Раббыбызга түбәндәге дога белән мөрәҗәгать иткән: “Безнең өчен Рәҗәб һәм Шәгъбан айларын мөбарәк кыл, безне Рамазан аена җиткер”. 
Мөселманнар өчен Рәҗәб ае кайсы ягы белән кыйммәтле соң? Бу айда ислам тарихында иң истәлекле вакыйгалар һәм Пәйгамбәребезнең салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең иң мәшһүр могҗизалары тормышка аша. Мисал өчен, бу айның беренче җомгасында, Рәгаиб кичәсендә пәйгамбәребез Мөхәммәднең (Аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) әти-әнисе – Габдуллаһ белән Әминәгә никах укылган. Бу айда шулай ук гаҗәеп могҗиза – Пәйгамбәр Мөхәммәднең салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең Мәккәдән Иерусалимга сәфәре (“Исра”) һәм алга таба Җәбраил галәйһиссәлам белән бергә “Сидрател мүнтәхә” дип аталган җиргә кадәр фәрештә белән күккә ашу - “Мигъраҗ" вакыйгалары булган. Мигъраҗ кичәсендә мөселманнарга Аллаһы Тәгаләдән өч бүләк бирелә: 5 вакыт намаз фарыз була, Коръәндәге “Бәкара” сүрәсенең ахыргы аятьләре иңдерелә һәм Пәйгамбәребезгә салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә Кыямәт көнендә үз өммәтен яклау хокукы бирелә. Моннан тыш, мөселман календаренең җиденче ае булган Рәҗәб хәрәм ай булып санала, димәк ки, ул кешеләрне һәртөрле гөнаһлар кылудан һәм сугышлардан тыя. Шул ук вакытта Рәҗәб – хәерле гамәлләр һәм гыйбадәтләр өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан саваплары арттырып бирелә торган чор да әле. 
Хәдисләрдә билгеләп үтелгәнчә, күктә Рәҗәб ае беленә башлау белән, Рәсүлебез Мөхәммәд (Аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) өстәмә намазлар һәм догалар укый, ураза тота, сәдака бирә торган була. Сезне, кадерле дин кардәшләрем, Аллаһ Илчесенең салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең Сөннәтенә иярергә һәм Раббыбыз бүләк иткән бәрәкәтле мөмкинлекләрдән файдаланып калырга чакырам. Безгә әлеге айның фазыйләтләрен тиешле дәрәҗәдә олылап, тыелган гамәлләрдән читтә торырга, Яралтучыбызның рәхмәтенә, рәхим-шәфкатенә ирешергә насыйп булса иде! 

 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев