Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Татарстан митрополиты Кирилл эшлекле сәфәре белән Әлмәткә барган

Ул шәһәрнең кафедраль соборында Изге гыйбадәтне җитәкләде.

Бүген Әлмәткә беренче тапкыр Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл эш визиты белән килде. Иртән ул шәһәрнең кафедраль соборында Изге гыйбадәтне җитәкләде.

Гыйбадәт кылу тәмамлангач, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл мәхәллә кешеләренә һәм гыйбадәтханә хезмәткәрләренә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, шулай ук епископ Мефодий сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул митрополия башлыгына Әлмәткә беренче визиты, бергәләп гыйбадәт кылуы өчен рәхмәт белдерде һәм безнең республикада алга таба архиерей хезмәтенә югары дәрәҗәдә ярдәм итүләрен теләде.

Татарстан митрополиясе башлыгы Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодийга мәрхүм митрополит Феофоанның таягын бүләк итте.

Митрополит эш визиты программасында Изге кенәз Владимир православие гимназиясендә, «Алмет» иҗтимагый үзәгендә, инженер лицеенда булу каралган. 12 гыйнварда Митрополит Кирилл Әлмәт районының Ямаш авылында булачак Спас-Преображенск монастыре территориясен караячак.

Тулырак: Альметевск ТВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Метрополит Кирилл