Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Татарстанда 6 балалы мөхтәрәм хәзрәт фаҗигале төстә һәлак була

Хәзрәткә 36 яшь иде, аның тормыш иптәше һәм алты баласы калды.

15 февральдә Мөслим районы имам-мөхтәсибе Венер хәзрәт Моратов юл һәләкатендә фаҗигале рәвештә һәлак булган. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәхси сәхифәсендә хәбәр иткән. Венер хәзрәткә 36 яшь була, аның алты баласы ятим кала. Татарстан мөфтие хәзрәт гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклашкан. “Татарстан имамнарын бүген янә кайгылы хәбәр басты – безнең арабыздан Мөслим районы имам-мөхтәсибе Венер хәзрәт Моратов китеп барды. Хәзрәткә 36 яшь иде, аның тормыш иптәше һәм алты баласы калды. Кичә РИИ-да магистрлык диссертациясен уңышлы яклады. Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам”, дип язган мөфти. “Аллаһы Тәгаләдән аның гөнаһларының гафу итүен һәм Үзенең киң рәхмәтеннән ташламавын сорыйм. Хакыйкатьтә, без барыбыз да Раббыбызга кайтачакбыз, Ул безне яралтты, безгә гомер бирде һәм аны алачак та, шуңа Аллаһының рәхмәтенә өмет баглап шушы югалту ачысын сабырлык белән кичерергә тиешбез. Хөрмәтле хәзрәтебезнең көтелмәгән үлеме безгә сабак булсын, чөнки үлем һәрберебезгә уйламаганда киләчәк һәм аннан котылу юк. Без озак яшәрбез, күп эшләр майтарырга җитешербез, дип хаталанабыз, әмма тормышыбыз исә теләсә кайсы мизгелдә өзелергә мөмкин. Шуны истән чыгармасак иде. Ихлас күңелдән Аллаһыга мөрәҗәгать итәм: Раббыбыз тереләрнең һәм вафат булучыларның, якында һәм бездән еракта булганнарның, яшьләрнең һәм өлкәннәрнең гөнаһларын гафу итсен! Раббым, тормыш бүләк иткән һәр бәндәңә ислам белән яшәп, иман белән Ахирәткә күчүне насыйп ит…”, диелгән бу хәбәрдә.

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига