Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Татарстаннан мөселманнар төнлә хаҗ сәфәренә киттеләр

Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә Казан аэропортыннан 49 татарстанлы "ДУМ РТ ХАДЖ" программасы буенча хаҗ сәфәренә юл алды.

Изге сәфәргә җыюнучы мөселманнарны имам-мөхтәсибләр һәм хаҗ сәфәрендә булып кайткан тәҗрибәле хаҗилар озата, дип хәбәр иткән ТРМДН матбугат хезмәте.

Казаннан "Turkish airlines" авиакомпаниясе самолетында Истанбулга кадәр очалар, аннары - Согуд Гарәбстаны Корольлеге шәһәре Җиддәгә юл ала.

Мәккәдә хаҗилар барлык шартлар булдырылган кунакханәгә урнашачаклар. Биредә алар Кече хаҗ - Гомрәгә әзерләнә алалар. Гомрәдән тыш, хаҗилар изге урыннарга экскурсияләргә барачак. Аннары олы хаҗ гыйбадәтләре башлана.
Быел Татарстаннан хаҗга соңгы төркем 17 сентябрьдә китәчәк.

Сезнеӊ игътибарга 2010 елда ноябрь аенда Хаҗ сәфәре вакытында, Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләре6ндә төшерелгән фотоларны тәкъдим итәбез.
Фотоларның калган өлешен биредә карый аласыз: http://www.baltaci.ru/tt/gallery.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250