Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Тәүбәгә килергә соңармыйк

Янәшә килә торган өч изге айның икенчесенә кердек.

Әгүүзү билләәһи мин әш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир рахииим... Газиз дин кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәтүһ! 

Янәшә килә торган өч изге айның икенчесенә кердек. Рәҗәб ае бетте, изге Шәгъбан ае башланды. Аннары — Рамазан. Өчесе янәшә. Пәйгамбәребез әйтте: беренчесе — Аллаһ Тәгаләнеке, Аллаһ Тәгалә догаларны кабул кыла торган, бәндәләрне ярлыкый торган ай, диде. Шәгъбан аен, Пәйгамбәребез, минем ай, диде. Димәк, Шәгъбан аенда эшләгән игелекләребез — Пәйгамбәребезнең шәфәгатен безгә насыйп итүче изгелекләр. Кыямәт көнендә, иң авыр вакытта, Пәйгамбәребез (с. г. в.) бәндәләргә шәфәгать күрсәтә ала. Барлык пәйгамбәрләребез арасыннан зур шәфәгать күрсәтү Пәйгамбәребез Мехәммәд галәйһиссәләмгә генә бирелгән. Шәгъбан аенда эшләгән изгелекләребез Пәйгамбәребез шәфәгатенә сәбәпче була ала. Шуңа күрә Пәйгамбәребез кыямәт көнендә кайберәүләрне җәһәннәмнән йолып калыр, кайбер бәндәләрнең тәмугта газапларын җиңеләйтер, кайберәүләрнең җәннәткә керүләрен сәбәпче булыр.
Өммәтеңне ничек танырсың, дип сорагач, Пәйгамбәребез: минем өммәтем биш вакыт намаз укыр, аларның тәһарәт алган җирләреннән нур бөркелеп торыр дигән.

Без каядыр барып, нәрсәдер сорасак, сине бик якын күрәбез, дип, ялагайланабыз, кайвакыт ялганлыйбыз. Бу безгә ярдәм итсен, дип. Әмма кыямәт көнендә, мәхшәр мәйданында, авыр вакытта аяк-кулларыбыздан, йөзләребездән, тәһарәт алган җирләребездән нур бөркелеп тормаса, без — мөселман, дип, күпме генә кычкырсак та, Пәйгамбәребез каршысында мөселман булып тормаячакбыз. Монда безне аклану коткармый. Безнең аяк-кулларыбыз үзләре шәһитлек биреп торырлар: тәһарәт алды, намаз укыды, изгелекләр кылды, дип. Әгьзаларыбызның шәһитлеге бәрабәренә безгә Пәйгамбәребезнең шәфәгате насыйп була. Шуңа күрә без Коръән укып, дога кылганда да: «Укыган Коръәнемнең савапларын Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең рух-шәрифләренә багышладым», — дибез. Пәйгамбәребезгә дога кирәк түгел, — ул аңа мохтаҗ түгел. Без исә, кыямәт көнендә безгә аның шәфәгате насыйп булсын, дип дога кылабыз, шуңа исемен искә алабыз.

Димәк, изге шәгъбан ае Пәйгамбәребезнең шәфәгатен безгә насыйп итә торган ай булып тора.

Бу айда да, ягъни шәгъбан аенда да, рәҗәб аенда кылган шикелле, изгелекләр кылырга, нәфел уразалары тотарга, нәфел намазлары укырга кирәк. Бу исә Рамазан аена да әзерлек булып тора. Әмма уразаларны Бәраәт кичәсеннән соң, 15еннән соң тоту бик күркәм саналмый. Беренче 15 көнлегендә тоткан ураза — күркәм, айның икенче яртысы — Рамазан аена әзерләнү вакыты. Беренче 15 көнлегендә нәфел уразасы да бик күп савап бирә. Шәгъбанның 14нче кичәсеннән 15енә каршы төндә ураза тоту да бик саваплы. Бәраәт кичәсе була ул. Шул чакта Аллаһның фәрештәләре, җир йөзенә килеп, күкнең капуслары ачылып, йә, бәндә, нинди сорауларың, тәүбәләрең, нинди зарларың бар? — дип, таң атканчы бәндәләрдән сорарлар. Нинди гозерләрең бар? — дип. Бу — догаларның иң кабул кылына торган вакыты. Шулай ук догаларның кабул кылына торган Кадер кичәсе бар, әмма аның көне төгәл билгеле түгел. Ә менә Бәраәт кичәсе билгеле. Шулай булуы белән ул кадерле дә. Шуңа күрә 14е көнне уразага кереп, ураза тотып, кояш баегач, Коръән укып, теләкләр теләп, Аллаһ Тәгаләдән тәүбә-истигъфар сорап, кичне уздыру тиешле. Бу кичтә "Әстәгъфируллаааһ"ны әйтү, "Йәсин"не укып үзеңнең белгәнең белән үзеңә, гаиләңә, әрвахларга бу кичне дога кылу да бик кирәк.

Тоткынлыкта булмаган җаннар да бу кичәдә, дога өмет итеп, Җир йөзенә килерләр. Ә инде, Аллаһ юк, үлгәннән соң терелү юк, дип имансыз киткәннәргә дога бармый. Ә инде тоткынлыкта булмаган җаннар бу кичәдә дога өмет итеп торачак. "Йәсин«не белмәгән кеше бүтән сүрәләр укып дога кылсын. Бу кичне тагын бер гамәл — безнең бер еллык гамәл дәфтәрләребез төргәкләнеп, тәмамланып куела. Әмма, таң атканчы, көтеп торалар: кем нинди гөнаһларыннан тәүбәгә килер икән? Менә шуның кебек берәү: «Әстәгъфируллаааһ, әс-тәгъфируллаааһ, әстәгъ-фируллаааһ», дип, гөнаһларын искә төшереп, тәүбәгә килсә, Аллаһ ризалыгы өчен садәкалар бирсә, шушы көнне кемнәрнедер сөендерсә, ниндидер яхшылыклар эшләсә, гаиләсенә күчтәнәчләр алып кайтса, моның гөнаһлары сызылып, саваплары гына кала. Шуңа да бу — гөнаһлардан арыну кичәсе. Аллаһ Тәгалә безгә бер еллык гөнаһлардан арынырга мөмкинлек бирә шушы кичәдә. Аны безгә Аллаһның рәхмәте белән изгелекләр эшләп үткәрергә кирәк. Без барыбыз да бәндә бит, хатадан хали түгел, кайсысындыр эшләргә мөмкин. Әмма изге бу кичәдә, догалар кабул була дип билгеләп, тәгаенләп куйган кичәдә яман эшләрдән, гамәлләрдән азат булырга кирәк.

Шуңа күрә аны уразага кереп каршыларга кирәк. Ураза — ул безне бозыклыктан тотып тора торган чара. Гаиләгә бүләкләр алып кайтырга кирәк һәм, әлбәттә, үлгәннәрне искә алырга тиешбез. Без үлгәннәрне искә алмасак, бервакыт безне дә искә алучы калмас. Аларның рухына дога ирештерергә кирәк, һәр йортта шул көнне үлгәннәр рухына дога ирешергә тиеш.

Бу көнне без үзебезгә Аллаһның бер һидәяте, бүләк көне дип карарга тиешбез. Киләсе Бәраәт кичәсенә хәтле яши алабызмы — белмибез, хәтта Рамазанга хәтле яши алабызмы — белмибез. Аллаһның шушындый мөбәрак кичәсе насыйп булган икән, гомеребез шушыңа килеп җиткән икән, ни өчен без Аллаһның үзебезгә биргән шушындый мөмкинлеген файдаланмаска тиеш? Шундый кичә бирелгән икән, синең гомерең шушы кичәдә тәгаенләнә икән, гамәл дәфтәрең шушы көнне төргәкләнә икән, син, әлбәттә, үзеңне дә, туганнарыңны да искә төшерергә тиешсең. Бу кичә Рамазан аена керү капкасы да булып тора. Без шушы кичәдә чис-тарынып, пакьләнеп, гөнаһларыбыздан арынып, бәндәләргә бүләк итеп бирелгән Рамазан шәрифкә керәчәкбез.

Җәлил хәзрәт Фазлыев — Балтач районы мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш