Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Таузар иле халкы бердәм ифтарда булды!

Киләчәгебез өметле! Кешене өмет яшәтә!

Яшем олы булгангадыр.... Яшьлегем – сугыш арты еллары (1946-1950) күз алдында үзем белән йөри. 1950 ел. РОНО приказы кәгазен тотып Карадуган җидееллык мәктәбенә математика укытучысы булып эшкә килдем. Мәктәптә биш авылдан җәяүләп килгән (Арбаш, Карадуган, Таузар иле, Югары Шубан, Түбән Шубан) балалар укый. Ул еллар: мәктәп, аның укучылары турында язып аңлата алмам – искә алуы да үтә авыр... өй җылыту өчен утын юк, ашарга исемлек белән генә бирелгән ипи җитәрлек түгел, класслар салкын... Әмма авыр сугышны җиңдек – алга карап яшәргә кирәк – иң мөһиме өмет бар! Дәүләттән өндәмә килә: 1948 – елны елга суларыннан файдаланырга да колхоз электростанциясе төзергә, төзелеш материаллары белән дәүләт тәэмин итә дигән өмет балкый! Авыл халкы – яше-карты эшкә алына!

      Таузар иле халкы су тегермәне хуҗасы Әүхәдиев Әхмәди җитәкчелегендә, Хаҗиевлар, Гыйззәтуллин Хабибелхак һәм башка 1949 елда инде йортларга электр чыбыклары сузыла. Авылда яшәү дәрте арта, өмет яшәтә. Яшьләр алга карап яши – электрлы авылга радио кирәк! 1953 елда радиолаштыру эшендә “Балтач Кулубины” дигән мактаулы исемгә лаек булган Булатов Салих абый җитәкчелек итә. “Таузар иле” халкы электр яктысында, радио сөйли, хәтта бригадир һәм “Көрәш” колхозы рәисе радиоузелдан идарә итеп тә куандыра. Ә яшь үзешчәннәр концерт белән дә шатландырды.

     Әйе, бу тарихи булган фактлар. Электростанция, радиоузелга башкка авыл мәктәпләре укучылары да килеп өйрәнәләр иде.

      Бүген дә авыл үз матурлыгы, батырлыгы белән гөрли. Сугыштан соңгы авыр елларда югары белем алган егет-кызларыбыз Халиуллина Роза, Кифаялар, Ансар, Азатлар авыл халкына игелекле гамәлләре белән яшәү дәрте бирәләр: Гыйззәтуллин Ансар 1997 елны авылга яңа мәчет төзетте. Академик дәрәҗәсенә үскән химия фәннәре галиме Зыятдинов Азат авылны яңа заманча белем тәрбия комплексы белән баетты. Бу комплекста мәктәпкәчә тәрбия бүлеге, башлангыч белем бирү мәктәбе, ә яшьләр өчен сәхнәле клубы эшли. Тарихи музей бүлеге үзе генә дә зур тирән эчтәлекле! Монда яшәүчеләрнең тарихы бай булган Туган авылы бар!  Урамнар, йортлар төзек, сулар чиста, һавасы саф! Мең шөкер! Яшьләр узган тарихка рәхмәтле, Азатның (әтиләренең) эшләренә рәхмәт йөзеннән (гаиләсе белән Төркиядә яшәүче) Азат кызы Гөлнара, химия фәннәре белгече Азат улы Нариман, әтиләре Азатны үстергән Таузар иле халкын изге Рамазан ае белән котлап, ифтар ашы үткәрү теләге – өмете барлыгын Таузар башлангыч мәктәбе директоры Низамиева Римма ханымга мөрәҗәгать итәләр...

      Мәктәп коллективы әлеге үтенечне хуплап каршы ала. Шөкер! Нәкъ өметләнгәнчә, теләгәнчә Таузар иле халкы бердәм ифтарда булды! Өлкәннәр (әбиләр бигрәк тә) алга карый, алдагы көне өчен борчыла. Аш өстәлендә яшь укучылар да булуы әлеге изге гамәлне яшьләр оештыруы икеләтә шатлык – куаныч булды, шөкер! Киләчәгебез өметле! Кешене өмет яшәтә!

         Таузар килене Зыятдинова Мәдинә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев