Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Тәүбәңне икенче көнгә калдырма. Укы һәм уйлан

Параличланган кеше бер сәҗдәдә маңгаен җиргә тидерер өчен, бер мәртәбә мәчеткә барыр өчен бар байлыгын бирер иде.

Локман Хәким нәсыйхәтләре белән таныштыруны дәвам итәбез

Байлар янына сирәгрәк йөр – үз тормышыңа канәгатьсезлек, аларга карата көнчелек уянуы бар.

Мохтаҗларның, авыруларның хәлен еш бел – шөкерана хисең артыр. Параличланган кеше бер сәҗдәдә маңгаен җиргә тидерер өчен, бер мәртәбә мәчеткә барыр өчен бар байлыгын бирер иде. Сукыр кеше Коръәнне ачып укыр өчен бернәрсәсен дә кызганмас иде. Сәламәт кешеләрләргә бу эшләрне эшләр өчен бер тиен дә кирәк түгел – ник кадерен белмибез?! Бер көн килер – соң булыр...

Таңда әтәч кычкыргач, йокыңнан тор, намазыңны укып, хәләл кәсепкә кереш. Әтәчтән дә ялкау булма.

Тәүбәңне икенче көнгә калдырма – үлем кайчан киләсен белмисең. Гөнаһлы кешенең гөнаһы – гөнаһ кылганнан соң тәүбә кылмыйча, тәүбәсен кичектерүдә. Үлем килгәч, тәүбә капкасы ябыла.

Әдәпле, хикмәтле, тәкъва, галимнәр белән аралаш, аларны тыңла. Чиста күңелле кешеләр белән аралашу, аларны тыңлау – яңгыр коры җирне терелткән кебек, күңелеңне терелтер. Хикмәтне кайдан тапсаң – шуннан ал, хикмәт ярлы кешене дә патшалар белән аралаштыра.

Белгән гыйлемнәреңне тормышта дөрес итеп кулланырга өйрәнмичә, яңа гыйлем артыннан чапма. “Гыйлемле булып та, аны куллана белмәгән кеше – китап төягән ишәккә охшаш” (хәдис). Ишәк өстендә китап күбәюдән берәүгә дә файда юк, ишәкнең йөге генә арта.

Дөнья ул – диңгез. Бик күпләр анда батып үлделәр. Исән каласың килсә, тәкъвалык, канәгатьлек көймәсенә утыр.

Аллаһны искә алучыларны, Аллаһ турында сөйләүчеләрне ишетсәң, ул җирдән китмә. Аллаһ аларга рәхмәт күзе белән караганда, сиңа да өлеш чыгар.

Буш сүз, гайбәт сөйләүчеләр янында торма, күңелең каралыр, тупасланыр, изге гамәлләрең бетәр. Сүзеңне өч иләк арасыннан үткәреп әйтү кирәк. Беренчесе – дөреслек иләге, әйтәсе сүзең дөресме? Телнең иң зур афәте – ялган. Икенчесе – файда иләге, әйтер сүзеңнең берәр кешегә файдасы бармы? Өченчесе – матурлык иләге, әйтәсе сүзең матурмы?

Ризыгыңны тәкъва кешеләр белән бүлеш.Синең ризыгыңны ашагач, алар изге гамәлләр кылырлар, сиңа да өлеш чыгар.

Эшеңне тәкъва, хикмәтле  тәҗрибәле кешеләр белән киңәшләшеп эшлә һәм Аллаһка тәвәккәл кыл.

Телеңне истигъфарга гадәтләндер. “Әстәгъфируллаһ, Әллааһүммәгъфирли”ләрне еш әйт. “Көненә ким дигәндә 70-100 мәртәбә истигъфар әйтегез (хәдис).

(Дәвамы бар. Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Локман Хәким нәсыйхәтләре” китабыннан)

 

 

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тәүбә ислам