Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Телне кайчан тешләргә?

Кеше сөйләшергә ике-өч елда өйрәнә, ә аннары ул калган гомере буе дәшми кала алмыйча уфтана.

Кечкенә генә кошчык, кышлар өчен көньякка очып барганда, салкын җилдән туңып, җиргә егылып төште.  Ул зур бер кырда аңсыз ятканда, узып баручы ат, аның өстенә тизәген салып китте. Шушы җылы тизәккә күмелеп ятканда кошчык җылынды, җанланды. Аның сайрыйсы, шатлыгын башкаларга да ишеттерәсе килде. Исән-калу шатлыгы шулкадәр көчле иде ки, түзмәде, яңгыратып сайрап җибәрде. Янәшәдә, кыр тычканнарын эзләп-эзләп тә тота алмаган, ачлыктан ачуы кабарган мәче үтеп бара иде. Кош сайравын ишеткәч тә, ул тавыш ишетелгән якка шуышты. Тизәккә буялса-буялды, тик кошчыкны казып алып, тамагын туйдырды. Бу риваятьнең мәгънәсе шулдыр:

• Сезгә этлек эшләгән җан иясенең һәркайсы ул әле сезнең дошманыгыз дигән сүз түгел.

• Сезне тизәктән сөйрәп чыгарган җан иясенең һәркайсы ул әле сезнең дусты-

гыз дигән сүз түгел.

• Тормыш матур һәм дөнья түгәрәк булганда, күп кеше телен тыя алмый.

• Кеше сөйләшергә ике-өч елда өйрәнә, ә аннары ул калган гомере буе дәшми кала алмыйча уфтана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев