Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Үтемле чара яки өлкәннәргә карата кадер-хөрмәт хакында (+фото)

Өлкәннәр көне уңаеннан, “Раиф” мәчете имам-хатыйбы Илшат хәзрәт улы Мөхәммәтнең сыйныфташларын һәм аларның әби-бабайларын мәчеткә дәште.

Без, бәйрәмнәрдә бер-беребезгә матур теләкләр телибез, ләкин Аллаһ сүзен әйтергә онытабыз. Шуңа да теләк теләгәндә дә Аллаһ сиңа сәламәтлек, байлык бирсен дип теләргә кирәк. Шул вакытта безнең теләкләр тормышка ашар. Өлкәннәр көне алдыннан “Раиф” мәчете имам-хатыйбы Илшат хәзрәт исә матур теләкләр генә теләп калмады , улы Мөхәммәтнең сыйныфташларын һәм аларның әби-бабайларын мәчеткә дәште. Кунакка килүчеләрнең күпчелеге иман йортында беренче булулары иде. Оныклар һәм әби-бабайлар арасындагы мөнәсәбәтләр, өлкәннәргә карата кадер-хөрмәтне чагылдырган вәгазь ике буын өчен дә бик әһәмиятле булды. Илшат хәзрәт балаларны бүләкләр белән дә сөендерде. Мул табын артында кунак булганнан соң, оныклар өлкәннәр белән икенде намазы укыды.

–Аеруча күңелләргә үтеп керде бу очрашу-бәйрәм кичәсе. Оныклар белән янәдән бергә булу өстенә, балалар күңелендә өлкәннәргә карата хөрмәт хисе тәрбияләүнең бик үтемле чарасы булды ул. Барлык өлкәннәр исеменнән ихлас рәхмәтләребезне ирештереп, Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга бәрәкәтле гомерләр, имин еллар насыйп итсен, – дип безнең белән элемтәгә чыкты Кариле авылыннан Марзия Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дини гыйлем