Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Тәүге чара яки изге эшкә теләктәшлек

Сосна авылы мәчетендә быел беренче тапкыр балалар өчен ял чаралары уздырылды.

Ул мәчеткә җыелган сәдака акчасына һәм иганәче булышлыгы белән оештырылды. Аны оештыруда авылыбыз имамы Фәнил хәзрәт һәм хәләл җефете Лилиянең өлеше зур булды. Бирегә мәчеткә дин сабагы өйрәнергә йөргән укучылар һәм беренче классны тәмамлаган балалар йөрделәр. Малайлар Фәнил хәзрәт белән алган дини гыйлемнәрен искә төшерделәр, ә кызлар исә Лилия апалары белән шөгыльләнделәр. Төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар, фикерләү сәләтен үстерә торган гыйлемнәрен арттырдылар, табигать кочагына ял итәргә бардылар. Ял чараларын оештыру эшенә авылыбызның актив кешесе Радик Таҗетдинов зур булышлык күрсәтте. Ул балаларга карусельдә әйләнүне, батутта сикерүне оештырды. Шулай ук авылдашыбыз Илфак Фәйзрахмановның зур ярдәме тиде. Үзенең хәләл цехында ясалган пилмәннәрен күчтәнәчкә китерде. Балалар күпме теләсәләр, шуның кадәр мамык белән сыйландылар. Лилия апалары аларны тәмле бутербродлар, пилмән белән сыйлады. Өйләренә таралганда кулларына төрле тәм-том, сок биреп җибәрелде. Әлеге изге эшкә үзләреннән зур өлеш керткән һәркемгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын, эшләгән изге гамәлләре үзләренә әҗер-савап булып әйләнеп кайтсын. Җәйге ял булуга карамастан, балалар мәчеткә бик теләп һәм яратып йөрде. Иншаллаһ, киләсе елга да шушы изге эш дәвам ителсә иде.


Рәмзия Шакирова,
Балтач мәдрәсәсенең 3 курс шәкерте.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәйге ял