Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Тирән рәхмәт хисләре

Җәмгыятьтә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме - әдәп-әхлак, ә күркәм әхлакның нигезе - дин, иман.

Шул кануннар буенча яшәгәндә генә кеше бәхеткә, уңышка ирешә ала, дөньялыкта тормышы бәрәкәтле, ә ахирәттә киләчәге өметле була. Рухи нигезебезгә кайтуның бер чагылышы булган мәһабәт мәчетләребез белән бүген районыбызның һәрбер авылында сокланырга мөмкин. Әйе, чыннан да мәчетләрне төзек, чиста тоту һәр авыл кешесенең изге бурычы. Безнең Алан авылында да халыкны сөендереп, нәкъ авыл уртасында мәчет балкып утыра. Мәчетебез 1998 нче елда ачылганннан соң авыл халкына хезмәт итте. Вакытлар үтү белән һәрнәрсә дә яңалык, төзекләндерү таләп итә. Узган ел мәчетебезгә ремонт ясалды. Авыл халкы һәм спонсорлар тырышлыгы белән 181 000 сум акча җыелды һәм авылыбыз халкы кыска гына вакыт эчендә мәчетне тулысынча яңартты: заманча түшәм эшләнелде, стеналар җылытылып яңартылды, тәһарәт бүлмәсе булдырылды. Әлеге изге эштә катнашкан, гомумән матди яктан һәм хезмәте белән көчен керткән һәммә кешегә зур рәхмәт.
Авылыбыз халкының шушы изге гамәлләреннән соң гүя мәчетебез яңа сулыш алды.Кеше күзенә күренеп торган байлык бер нәрсә, ә менә рухи байлык, иман байлыгы ул бөтенләй башка.Сүзем нәкъ менә шушы хакта. Узган елның ноябрь аеннан мәчетебездә ак яулыклы әбиләребез, әниләребез өчен дәресләр оештырыла башлады. Әлеге изге эшкә Мәймүнә Габдулла кызы Нурмиева алынды. Ул күрше Бөрбаш авылыннан килеп, барлык теләүчеләргә дини белем бирде. Элек-электән Коръәнне гарәпчә укый белә торган кеше башкалардан өстен йөргән. Кыска гына вакыт эчендә ул үз дәресләренә йөрүчеләрне Коръәнне ачып укый алырлык дәрәҗәгә китерде. "Гыйлемсез булудан да артык хәерчелек юктыр"- дигән хәдис бар. Димәк, Мәймүнә Габдулла кызы Нурмиева күпме кешегә байлык өләшкән. Әлеге остазыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм аңа ныклы сәламәтлек, изге гамәлендә уңышлар телибез. Шулай ук февраль башыннан бабайларыбыз һәм әтиләребез өчен дә дәресләр башлады. Аларга да изге эшләрендә уңышлар гына телисе кала.
Мәчетебезне җылылык белән тәэмин итү буенча да бездә проблема булганы юк, чөнки күп еллар дәвамында җылылык өчен киткән чыгымны Бөрбаш җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Солтанов Рафис Фарадисович күтәрә.
Авыл халкы өчен мөмкинлекләр арта. Акрынлап булса да хыяллар тормышка аша. Алан авылы халкы өчен мәдәният йорты да шул буй җитмәс хыялларның берсе иде. "Иде"- диясе генә кала, чөнки бүгенге көндә мәдәнит йорты гөрләп үз эшчәнлеген алып бара. Көндезен, кичен ул балалар тавышыннан тынып тормый. Анда тулы көче белән көрәш, волейбол, баскетбол түгәрәкләре эшли. Сүз тыңлап көрәш түгәрәген Хисаметдинов Таһир, ә волейбол-баскетбол түгәрәген Молдашев Илгиз җитәкли. Авыл яшьләре, укучылар әлеге түгәрәкләргә бик теләп йөриләр."Кешенең иң кадерле байлыгы - вакыт"- дигән әйтем бар. Түгәрәк җитәкчеләребезгә вакытларын кызганмыйча шөгыльләндергәннәре өчен безнең күңелләрдә бары тик тирән рәхмәт хисләре. Күптәнге хыялыбызны тормышка ашыруда катнашкан республика, районыбыз җитәкчеләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Һәммәбезгә дә сәламәтлек, күңел түрләребезгә ышаныч, йортларыбызга муллык-бәрәкәт, әти-әниләргә балалар шатлыгы, авыруларга шифалар, яшьләргә хәерле никахлар, алга таба да изге гамәлләр кылырга насыйп булсын.
Ихтирам белән Алан авылы халкы.
Фото: http://kvkz.ru/knews/ch/1801-v-groznom-otkrylsja-forum-islam-religija-mira-i.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250