Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Тәкбир әт-Тәшрик көннәре дәвам итә

Бүген Корбан гаетенең икенче көне. Мөселманнар өчен изге гамәл-гыйбадәтләр дәвам итә. 8 июльдә Гарәфә көнендә башланган Тәкбир әт-Тәшрик көннәре дә 11 июльгә кадәр дәвам итә.

Гарәфә көнендә (8 нче июльдә) иртәнге намаздан башлап, Зөлхиҗҗә аеның 13нче көнендәге икенде намазын да (11нче июль) кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: "Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд” дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне эчтән әйтә). Бу – Тәшрикъ көннәре дип атала. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.

Чыганак: ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ сайты. фото: mahalla1.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гарәфә көнендә (8 нче июльдә) иртәнге намаздан башлап, Зөлхиҗҗә аеның 13нче көнендәге (12нче июль) икенде намазын да кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәләм биргәч, АЛЛАҺ Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: "АЛЛААҺү Әкбәр, АЛЛААҺү Әкбәр! Ләә иләәһә илләЛлааһү үәЛлааһү Әкбәр! АЛЛААҺү Әкбәр үә лиЛләәһил хәмде!” дип тәкбир әйттәбез!