Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Тән төсе

“Аллаһ Адәмне җирнең төрле почмакларыннан алынган балчыклардан бар итте. Шул сәбәпле, Адәм балаларының берләре ак, берләре кара, кызыл, берләре начар һәм яхшы, берләре бәхетле һәм бәхетсез булдылар”

Башка җан ияләреннән аермалы буларак, Аллаһ кешене күркәмрәк, шома тиреле итеп бар итте. Әбү Муса әл-Әшгари әйтә: “Мин Пәйгамбәребездән шундый сүзләр ишеттем, ул әйтте: “Аллаһ Адәмне җирнең төрле почмакларыннан алынган балчыклардан бар итте. Шул сәбәпле, Адәм балаларының берләре ак, берләре кара, кызыл, берләре начар һәм яхшы, берләре бәхетле һәм бәхетсез булдылар” (Тирмизи).

Кешеләрнең тән төсе өчен меланин исемле буяучы матдә җавап бирә.Кара кешедә дә, ак кешедә дә бу матдә бар, ләкин кара кешедә күбрәк. Ни өчен соң экваторга якынрак яшәүчеләрнең тәне кара, ә төн яки көн як котыпка якынрак яшәүче халыкларның тән төсе ак? Монда Аллаһның хикмәте бар. Кара тән кояштан килгән зарарлы ультрофиолет нурлардан саклый, чөнки экваторда кояш нурлары бик актив. Бу тирәдә яшәүче кара тәнлеләр хәтта эссе кояш астында да өсләренә кимичә йөри алалар, кояшның зарарлы нурлары аларга зыян китерми. Әгәр без, өскә кимичә кояш астында күбрәк йөрсәк, тәнебез яначак. Һәм киресенчә, әгәр кара тәнле кеше, кояш азрак булган җирдә яшәсә, бу организмга Д витаминын бар итү бик авыр булачак, чөнки кара тәнгә кояш күбрәк кирәк.

Ислам дине, нинди генә төстә булуларына карамастан, кешеләрнең барысы да тигез хокуклы дип өйрәтә. Өстенлек фәкать изгелектә һәм диндарлыкта гына булырга тиеш. Пәйгамбәребез: “Аллаһ сезнең тышкы кыяфәтегезгә дә, байлыкларыгызга да карамыйдыр, ләкин Ул сезнең йөрәкләрегезгә һәм гамәлләрегезгә генә карыйдыр”, – диде (Мөслим). Пәйгамбәребезнең Биләл исемле азанчысы да Эфиопиядән булган кара тәнле кол иде һәм шуңа да карамастан, сәхабалар аны бик яраталар иде.

Аллаһ кешеләрне берләре икенчеләреннән өстен итү өчен түгел, ә бергәләшеп хезмәттәшлек итү өчен бар итте: “Изгелектә бер-берегез белән хезмәттәшлек итегез, гөнаһта һәм дошманлыкта хезмәттәшлек итмәгез” (Мәидә:2).

Марат СӘЙФЕТДИНОВ.

Фото: баш мөхәррир

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам