Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Түнтәрлеләр Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовның атып үтерелгән урынында дога кылганнар

Данлыклы дин әһеле Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовның атып үтерелгән урынын эзләп табып дога кылдык. Быелның 8 маенда аның атып үтерелүенә 100 ел булды.

Ул урынның кайдалыгын безгә Малмыжда яшәүче 84 яшьлек Мәдинәгөл әби аңлатты.

... Кечкенә Ишмөхәммәтне Түнтәр мәдрәсәсенә Мамадыш өязенең Сөн дигән авылыннан Гали ишанга китерәләр. Ул ун еллап Түнтәрдә, аннары Бохарада укыган. Түнтәргә кайткач, аны имам-хатыйп итеп сайлыйлар. Ишмөхәммәт хәзрәт Түнтәрдә 42 ел дәвамында имам-хатыйп һәм мәдрәсә мөдәррисе булып хезмәт иткән. Халык арасында дәрәҗәсе гаять зур, үзенә карата да, башкаларга да бик таләпчән булган.

Егерменче гасыр башында җәдитчелек хәрәкәте барлыкка килгәч, ишан, Европаның пычрагы килеп, динебезнең тамыры киселүе мөмкин, дип куркып, бу хәрәкәткә каршы чыга, хәтта патша хөкүмәтенә язган хаты да бар. Шулай итеп, ул чорда Түнтәрдә җәдидчелек мәдрәсәсе дә, кадимчелек мәдрәсәсе дә эшләп торган. Капма-каршы фикерләшү булган, әлбәттә, әмма сугышуга кадәр барып җитмәгәннәр. Патша хөкүмәте татар милләтен таркату, бүлгәләү өчен шушы каршылыкны калку итеп күрсәткән.

Дин эшлеклеләрен юкка чыгару исә унтугызынчы елны Ишмөхәммәт хәзрәттән башланган. Большевиклар тарафыннан атып үтерелгәннән соң ишанның мәете ике көн яткан, качып кына җирләгәннәр. Җирләнгән урыны туксанынчы елны гына мәгълүм булды, аны ике авылдашыбыз Борнак авылы зиратына алып кайтып җирләгәннәр, - дип сөйләде тарихчыбыз Рәфхәт абый.

Түнтәрем - Туган бишегем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: изгелек