Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Тәсбихне ничек тартырга?

Тәсбих турында сөйләгез әле, ул ничә төймәдән тора? Зур төймә нәрсәне аңлата? Тәсбих тартканда нинди сүзләр әйтергә? Азалия

Фиргать хәзрәт БИКТАҺИРОВ, Яшел Үзән районы Акъегет авылы мәчете имам-хатыйбы:
— Дисбе, тәсбих, зекер сүзләрен санап әйтер өчен, гадәттә, хөрмә (финик) төшләреннән, элекке вакытта миләш агачыннан да ясалган 99 төймәдән тора. 99 төймә 3 өлешкә бүленгән. Һәр 33 төймәдән соң бер зур төймә тора. Анысын “тәсбих анасы” дип әйтәләр. Тәсбихне “бисмилләһир-рахмәнир-рахим” дип әйтә башлыйбыз. 33 тапкыр “сөбханаллаһ” дип кабатлыйбыз. Аннары икенче сүзгә күчкәнче, “тәсбих анасы”н тотып, “бисмилләһир-рахмәнир-рахим” дибез. Аннары
33 тапкыр “әлхәмделилләһ” дип әйтәбез дә, яңадан “тәсбих анасы”н тотып, “бисмилла” әйтеп, өченче өлешкә күчәбез. Анысында “Аллаһү әкбәр” дип кабатлыйбыз.
Ярлырак гаиләдән булган гарәп халкы Пәйгамбәребез (с.г.в.) нән сәдака турында сораган. “Әй, Рәсүлебез, ничек итеп Аллаһка сәдака бирик?” — дигәч, Мөхәммәд (с.г.в.): “Әгәр сәдака бирергә мөмкинлегегез булмаса, тәсбих әйтегез. Ул — иң күркәм сәдакаларның берсе”, — дигән. Икенче хәдистә, Аллаһтан безгә фарыз итеп бирелгән биш вакыт намаздан соң, урыныгыздан кузгалмыйча “Аятел-көрси”не укып, Аллаһка мактау сүзләрен, зекерләрне әйтсәгез, җәннәткә керүегезгә үлем генә киртә булып тора, диелә.

Чыганак: Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев