Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Әҗәттән котылу өчен нинди дога укырга?

Берьюлы Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, мәчеткә кергәч, боегып утыручы сәхабәсен күргән. Рәсүлебез аңардан: «Әле намаз вакыты түгел. Син монда нишлисең?» – дип сораган.

Сәхабә: «Мин кайгыда һәм борчылуда, мине әҗәтләр биләп алды һәм аларны түләрлек акчам юк», – дигән.
Рәсүлебез: «Аның догасын өйрәтимме?» – дип сораган һәм түбәндәге доганы укыган:
“Аллаһуммә инии әгууз̣у бикә минәл-һәмми вәл-хәзәни вә әгууз̣у бикә вәл-гаҗзи вәл-кәсәли вә әгууз̣у бикә минәл-бүхли вәл-җүбни, вә әгууз̣у бикә мин галәбәтид-дәйни вә каһрир-риҗәәл”.

«Йә Аллаһым! Мин тынычсызлыктан һәм кайгыдан, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан һәм куркаклыктан, бурычның  авырлыгыннан һәм кешеләрнең золым кылуларыннан Сиңа сыенам».
Раббым Аллаһы безгә хәләл ризыклар белән, бәрәкәтле, мул тормышта яшәргә һәм булган әҗәтләребезне дә Үзенең рәхмәте белән ияләренә тапшырып бетерергә насыйп әйләсә иде.

 

Фото: https://pixabay.com/ru/

Чыганак: ШәһриКАЗАН

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дога кылу