Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Туган тел – Аллаһтан әманәт»

Бу дөньяда яшәгән һәрбер кешене Аллаһ Тәгалә төрле милләттән, кавемнән бар кылды. Безне, әлхәмдүлилләһ, татар итеп бар итте.

Аллаһ Сөбхәнә вә Тәгалә Коръән Кәримендәге «Хүҗүрат» сүрәсенең 13  аятендә: «И иман китерүче бәндәләр, без сезне ир вә хатын итеп бар кылдык, бер-берегезне таныр өчен төрле милләтләр вә кавемнәр кылдык», – ди. Бу дөньяда яшәгән һәрбер кешене Аллаһ Тәгалә төрле милләттән, кавемнән бар кылды. Безне, әлхәмдүлилләһ, татар итеп бар итте.

Җәмәгать, Аллаһ Тәгалә һәр милләт һәм кавемгә аерым тел бирде, хәтта шушы телләрнең төрле һәм күпсанлы булуын Ул аять дип атый, ягъни могҗиза, ди. Коръән Кәримнең «Рум» сүрәсе, 22 нче аятьтә: «Чынлыкта җир һәм күкләрнең төзелеше, вә телләрегез, вә төсләрегез төрлечә булуы Аллаһының галәмәтләреннән, могҗизасыннан», – диелә. Тәфсир кылучылар, Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләнең телләрне күпсанлы һәм төрле итүе безгә бирелгән нигъмәт, дип атыйлар. Шушы аятьтән аңлашылганча, безнең ислам дине милләтләрне һәм телләрне юк итүне максат итеп куймый. Вә ләкин телләрнең төрле булуы Аллаһның Бөеклеген исбатлый гына. Рәсүлебез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәламгә кадәр булган чорга күз салсак, пәйгамбәрләр аерым кавемгә һәм милләткә җибәрелгән булган. Алар Аллаһның сүзен, динен һәм шәригатен кавемнәргә үз телләрендә аңлаткан, ягъни кавем-халык нинди телдә сөйләшә, шул телдә җиткергәннәр. Аллаһы Тәгалә «Ибраһим» сүрәсенең 4 нче аятендә: «Без һәр пәйгамбәрне, һәр рәсүлне Аллаһның хөкемнәрен һәм шәригатен аңлату өчен үз халкы телендә җибәрдек», – ди.

Шуңа да, мөхтәрәм дин кардәшләрем, тел ул – кешенең милли үзенчәлеген күрсәтә торган төп билгеләрнең берсе. Татар кешесе башка милләтләр арасында эреп, югалып бетәргә тиеш түгел. Билгеле галимебез Шиһабетдин Мәрҗани дә: «Русча уку, русча өйрәнү кирәк, фәкать аларның телен, йолаларын һәм гадәтләрен алудан сакланырга кирәк», –  дигән. Мәрҗани хәзрәтләре янында берәү русча сөйләшә башласа, ул:  «Мин рус түгел, минем янымда татарча гына сөйләшегез», – дип әйтә торган булган.  Мәшһүр галимебез Әхмәтһади Максуди: «Милләтне саклап торучы өч әйбер бар: дин, милләт һәм тел», – дигән. Мәрҗани хәзрәтләренең дә шуңа охшаш сүзләре бар: «Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый.

Боларның берсе – милли тел, икенчесе – милли кием, өченчесе – милли гореф-гадәт». Мөхтәрәм дин кардәшләрем, безнең ана телебез ул – татар теле. Гасырлардан килгән телебезне саклау – бүгенге көндә иң төп максатларыбыздан санала. Милләт буларак яшәү өчен иң беренче чиратта, телебез булу зарур.

Ана телебез булган татар теле халкыбызга мең  еллар дәверендә хезмәт иткән. Шул теле аша милләтебез дөньяны танып белгән, безнең көнгәчә гореф-гадәтләрен саклап,  яшь буыннарга тапшырган; Аллаһ Сөбхәнә вә Тәгаләгә дә татар телендә мөрәҗәгать  итеп үзенең ялваруларын җибәргән. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай хәзрәтләре дә бит: «И туган тел, синдә булган иң элек кыйлган догам», – дип язган. Ислам дине тарихына бәйле гыйльми хезмәтләрне дә һәм дә тәфсирләрнең күбесен татар телендә язганнар. Шунысы игътибарга лаек: алар үз халкын гына агартып калмаган, Ислам динендә булган башка милләтләргә дә гыйлем тараткан. Кыргыз булсынмы, үзбәкме, казахмы – барысы да Казанда бас-тырылган китаплардан укыган, безнең татар остазларыннан гыйлем алган. Газиз дин кардәшләрем, ислам диненә гасырлар буена хезмәт иткән, бабаларыбыз мирас итеп калдырган татар телен онытырга, аны кулланмаска безнең хакыбыз бармы? Уйланыйк һәм фикерлик!

«Телебезне ничек сак-лап калырга?» – дигән сорау туа. Әлбәттә, иң беренчедән, үзебез шул телдә сөйләшсәк, балаларыбыз белән үз телебездә аралашсак, гаиләдә татарча сөйләшсәк кенә татар теле сакланачак, җәмәгать. Балаларыбызга, әйдә, улым, кызым, татарча сөйләшик, дип өндәргә кирәк. Шул вакытта гына балаларыбыз һәм оныкларыбыз үз ана телләрендә сөйләшәчәк, аны саклаячак һәм алдагы буынга тапшырачак. Кайбер кешеләр бу мәсьәләгә җиңелчә карый. Диндә милләт юк, диләр. Болай уйлап ялгышмыйк, җәмәгать, диндә тел дә, милләт тә бар. Әйе, бер милләт икенчесеннән өстен түгел. Әмма һәр кеше үз милләте телен, гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Мөмкинлек булганча, үз телебезне мәктәпләрдә, югары уку йортларында укыттырырга тырышсак иде. Шулай булганда, телне саклый алачакбыз, үз максатыбызга ирешәчәкбез. Хөкүмәттәгеләрнең шушы юлдагы тырышлыклары, телебезне һәм динебезне саклауга көчләрен куйганнары өчен рәхмәтле булыйк. Мөхтәрәм җәмәгать, әйдәгез, ана телебезне саклыйк, яратыйк, үз телебездә сөйләшүдән оялмыйк һәм аны балаларыбызга, оныкларыбызга җиткерик.

Мөхәммәд Бикбаев, якташыбыз,

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең икенче курс шәкерте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туган тел