Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Уку һәм уйлану өчен

Бөек имам Әбү-Хәнифә турында өч хикәят

Кыйммәтле кием
Әбү-Хәнифәнең бик кыйммәтле – мең ярым дирһәм торучы – махсус очраклар өчен тотыла торган киеме булган. Кешеләр йокларга яткач, ул шушы киемнәрен кигән, хушбуйлар сөрткән һәм намазга баскан.

–Мондый киемне, – дип әйткәннәр аңа, – кешеләр әмир белән очрашканда яки зур җыелышлар вакытында кияләр.
–Беренче чиратта Бөек һм Кодрәтле Аллаһ каршында, ә аннары гына кешеләр каршында матур булырга кирәк.

Әбү-Хәнифә – котылу юлы
Әбү-Хәнифә үз гомерендә 55 мәртәбә хаҗ кылган. Соңгы хаҗ вакытында ул Кәгъба эченә кергән һәм ике рәкәгатьле намазда Коръәнне тулысынча укып чыккан. Ә аннары: “Әй, Аллаһ! Мин сиңа Син лаек булганча гыйбадәт кыла алмадым инде. Мин сине акыл аша танып булганны аңладым. Сиңа гыйбадәт кылгандагы кимчелекләремне таныганга күрә, аларны гафу итсәңче!” – дип дога кылган. Шул вакытта: “Әбү-Хәнифә!Син  мине тирәнтен аңладың һәм Миңа кимчелексез гыйбадәт кылдың! Мин сине һәм Кыямәт көненә кадәр синең мәзһәбеңдә булучыларны гафу иттем!” – дигән тавыш ишеткән.

Әбү-Хәнифә – ахмак түгел!
Бер кеше Әбү-Хәнифәгә:
–Сезнең турыда начар сүзләр йөри, ләкин беркем дә Сездән бер кайчан начар сүз ишетмәде, – дип әйткән.
–Бу Аллаһның рәхмәте, – дип җавап биргән Имам. – Ул аны үзенең яраткан кешеләренә генә бүләк итә.

Бу кеше Суфьян әс-Сәүригә беркайчан да Әбү-Хәнифә авызыннан кешегә яла ягулар ишетмәвен әйткән. Моңа Суфьян: “Үзенең барлык изгелекләрен юкка чыгарырга Әбү-Хәнифә андый ахмак түгел”, – дип җавап биргән.

Сораштыру:
Ә Сез мондый очракларда нишлисез? Сезнең хакта нахак сүз әйтсәләр:
–Чын дөресен аңлатам
–Игътибар итмәскә тырышам
–Кем таратканын эзләп табам
–Кеше үз гамәле өчен җавап бирергә тиеш дип саныйм
–Нинди сүз тараталар бит...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дини гыйлем