Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Укы да уйлан!

Кәрҗиндә су тормаса да...

Тауларда үзенең оныгы белән бер мөселман карты яшәгән. Ул һәр иртәсен Коръән укуга багышлаган. Оныгы да аңа охшарга тырышкан, бабасы ни эшләсә, шуны кабатлап барган.
Бервакыт бу бала: “Бабай, мин Коръән китабын синең кебек укып барырга тырышам, әмма аның мәгънәсен аңламыйм. Китапны ябу белән ятлаган әйберләрем барысы онытыла. Шулай булгач, аны укудан нинди файда бар соң?” – дип сорый.
Мичкә ташкүмер сала башлаган бабасы, туктап: “Бар, улым, ташкүмер кәрҗинен ал да, елгага төшеп, су алып мен”, – дигән.
Оныгы шулай эшли дә. Әмма ул тау башына менеп җиткәнче, су кәрҗиннән агып бетә. Моны күреп, бабасы хәйләкәр генә елмая да: “Тизрәк атлап кара, улым!” – ди. Малай, ничекләр генә тырышса да, тау башына су алып менеп җиткерә алмый. “Болай булмый, чиләк белән алып менәм”, – ди ул бабасына.
–Юк, улым, миңа чиләк белән алып менгән суың түгел, кәрҗин белән алып менгәне кирәк, – ди бабай кеше.
–Алай эшләп булмый бит, – ди, ничәнче мәртәбә уңышсызлыкка очраган малай.
–Син моны мәгънәсезлек дип уйлыйсыңмы? – дип сорый бабасы. – Кәрҗинеңә кара әле...
Онык кәрҗингә караса, ташкүмердән каралып беткән кәрҗиннең эчтән дә, тыштан да чистарып беткәнен күреп ала.
“Балам, Коръән укыган вакытта менә ниләр була. Син аны укыган вакытта аңламасаң да, истә калдыра алмасаң да, ул сине эчке яктан да, тышкы яктан да үзгәртергә сәләтле”, – дип нәсыйхәт бирә тапкыр карт.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев