Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Укыгыз да, уйланыгыз әле: “Өстендә бер генә күлмәге булган кешенең дә берәр кайгысы булыр!”

Тормышта сынаулар бик күп. Кемдер аларны сабыр гына үткәрә белә, кемдер: “Бер миндә генә шушындый хәл” – дип сыкрый. Ә чынлыкта...

Зур бер мәмләкәтнең патшасы чирләгән. Аны дәваларга табиблар, томчылар, сихерчеләр чакырганнар. Ләкин файдасы булмаган, патшаның хәле яхшырмаган... Көннәрнең берендә бу шәһәргә бер мөсафир килеп чыккан. Аның турында: “Бик галим кеше, авыруларны сихәтләндерә”, – дигән сүзләр таралган булган. Аны шунда ук патша сараена китергәннәр. Ул патша белән бер көн, бер төн сөйләшеп утырган. Шуннан соң баш вәзирне чакырып, болай дигән: “Падишаһның башында күп төрле уй, кайгы-хәсрәт бар, сырхавының да сәбәбе шул булса кирәк. Аны дәвалау өчен бер кайгысы да булмаган кешене табарга, шул кешенең күлмәген чайкап, суны эчертергә кирәк, шул чакта падишаһ Иншаллаһ савыгыр”. Икенче көнне үк бер кайгысы булмаган кешене эзләп, илчеләр чыгып киткән. Алар күп илләрдә булганнар, күп кешеләр белән очрашканнар. Ләкин кайгысы булмаган бер генә кешене дә таба алмаганнар... Илчеләр кайгысыз кешене табарга өметләрен өзеп, кайтыр юлга чыкканнар. Кояш баеган моңсу бер вакытта фәкыйрь генә бер авыл аша үзганнар. Шул вакыт болар каршына буш урамнан, бик күңелле җырлап, бер кеше килә икән. Илчеләр аны туктатып: “Нигә син бу вакытта җырлап йөрисең, бер кайгың да юкмы әллә?” – дип сораганнар. “Юк минем кайгым, гел җырлап йөрим”, – дигән бу кеше. Шуннан илчеләр тиз генә күлмәген салдырып алыйк дип баксалар, аның өстендә күлмәге юк икән... Өстендә күлмәге булган һәрбер кешенең берәр кайгысы булыр, дигән гыйбарә шуннан калган имеш.

(Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин “Бәхетлеләр календаре, 2018)  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәхетле булу серләре