Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Укырга әле соң түгел

«Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең Балтач бүлеге 2018-2019 уку елына абитуриентлар җыя.

Мәдрәсә Татарстан Мәгариф һәм фән  министрлыгының лицензиясе нигезендә алып барыла.

Уку вакыты 3ел да 10 ай. Укуны тәмамлаучылар “Имам-хатыйб һәм Ислам дине нигезләре мөгаллиме” (хатын-кызлар : “Ислам дине нигезләре мөгаллимәсе”) квалификациясенә ия булалар һәм урта дини белем хакында диплом алалар.

Килгәндә укып бетергәч, мәхәлләдә эшләргә ниятләү хакында мәчет имамыннан юллама алу шарт.

Укулар 1 октябрьдә башлана. Дәресләр дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе көннәрендә иртәнге бүлектә укучылар өчен 8.00-11.50 сәгатьләрдә, кичке  бүлектә укырга теләүчеләргә 17.00-20.50 сәгатьләрдә  булачак.

Укырга килүчеләргә түбәндәге документлар белән килү шарт:

1) гариза (мәдрәсә бланкына тутырыла);

2) паспорт күчерелмәсе(1һәм 5 битләр);

3) белем  таныклыгы күчерелмәсе (диплом  яки аттестат);

4) фотосурәт (3х4 см), 2 данә, (хатын-кызлар яулыктан булырга тиеш);

5) мөхтәсибәттән яки мәчеттән юллама ( юллама өчен бланк мәдрәсәдә бирелә).

Белешмәләр өчен телефон: +7 (84368) 2-49-18.

Адрес: 422250, Балтач бистәсе, Ленин урамы,  85А йорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев