Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Укысак һәм уйлансак иде

“Гошер бирергә малыбыз җитәрлек түгел” дип, булганыннан мәхрүм калуың бар

Аллаһ Раббыбыз безне бу дөньяга кызык өчен түгел, ә бөек бер максат өчен бар итте. Нинди максат соң ул дигәндә, Раббыбыз Коръәндә әйтә: “Җеннәрне һәм кешеләрне Үземә гыйбадәт кылу өчен бар иттем” (Зәрият сүрәсе, 56нчы аять). Аллаһның иң яратканы ошбу Үзе кушкан эш – гыйбадәт. Әгәр кеше Аллаһка гыйбадәт кылмыйча яшәп, бары кешеләр хакын гына үтәсә, ул үзенең бу дөньядагы төп вазыйфасын – үзен бар итүче Аллаһның хакын үтәмәгән була. Фәкать Аллаһка гыйбадәт кылса гына Аллаһ кешегә бәрәкәт бирәчәк һәм аны дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле итәчәк. Әгәр кеше Аллаһның гыйбадәткә лаеклы бердәнбер зат икәнен таный икән, аңа иң олы гыйбадәтләрдән булган намаз уку, байлыгы булса, зәкәт түләү, Рамазан аенда ураза тоту, байлыгы һәм сәламәтлеге булса, хаҗ кылу гыйбадәтләре йөкләтелә.

Түбәндә сүз шушы гыйбадәтләрнең берсе булган гошер турында барачак. Гошер – ул яшелчә, җиләк-җимештән, игеннәрдән булган уңышның уннан береннән мохтаҗларга зәкәт чыгару. Җирдә үскән уңышның күләме 600 килограммнан артса һәм ул 6 айдан артык саклана торган булса, аннан гошер чыгару тиеш була. Гошер кырда, бакчада үскән игеннәрдән, җимешләрдән дә чыгарыла. Үзең су сибеп үстергәннең егермедән бере генә бирелә. Безнең бакчаларда үсә торган әйберләрдән: бөртекле ашлык, бәрәңге, суган, кишер, сарымсак, чөгендер, кәбестә, кабак һәм башка шундый җимешләрдән гошер чыгару тиеш була.

Әлхәмдүлилләһ, быел Аллаһ Тәгалә безгә җиләк-җимештә булсынмы, яшелчәдәме, игеннәрдәме, һәммәсендә мул уңышлар насыйп итте. Һәм шушы бирелгән уңыштан Аллаһ кушкан гошерне чыгарсак, без Раббыбызга шөкер итүчеләр җөмләсеннән булабыз, ә Ул кушканны үтәмәсәк, гөнаһлы булабыз. Ул уңышлар җирдә үскәндә дә җыеп алганнан соң да барыбер Аллаһ кулында, Аллаһ насыйп итсә генә без аларны файдалана алабыз. Аллаһ Раббыбыз Коръән-Кәримдә әйтә: “Әгәр шөкер итсәгез, Мин сезгә арттырырмын, әмма әгәр көферлек кылсагыз (шөкер итмәсәгез), Минем газабым бик каты” (Ибраһим сүрәсе, 7нче аять). Шөкер итү исә – ул Аллаһ кушканнарны үтәү һәм тыйганнарыннан тыелу. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи үә сәлләм үзенең бер хәдисендә әйткән: “Аллаһка буйсынмыйча гөнаһлы булудан сакланыгыз. Дөреслектә гөнаһ кылу сәбәпле, кеше инде әзер булган ризыгыннан да мәхрүм кала”. Шул сүзләрне әйткәннән соң пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе булсын) Коръәннән түбәндәге аятьләрне укый: “Алар йоклаган вакытта бакчада Раббыңнан бер бәла-каза әйләнде. Ул бакча кара төн кебек агачсыз, җимешсез коры җир булып калды” (Каләм сүрәсе, 19, 20нче аятьләр) “Гөнаһлары сәбәпле, алар үзләренең бакча җимешләреннән мәхрүм калдылар”, – дип тәмамлады пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдисен.

Бу хәдистә искә алынган Каләм сүрәсендә (17-33 аятьләр) Аллаһ Тәгалә бер гаиләдәге берничә егет белән булган вакыйганы мисал итеп китерә.

Аллаһ Тәгалә аларга сынау итеп зур һәм мул уңыш бирә торган виноград бакчасы бирә. Шул җимешләргә хирысланып һәм шундый мул уңышка ирешүләренә тәкәбберләнеп, алар шушы ризыкны бирүче Аллаһны исләреннән чыгаралар. Алар ант итеп: “Иртән кешеләр торганчы без, һичшиксез, бу җимешләрне җыеп алачакбыз”, – дип, иртән таң белән бакчаларына баруны ниятлиләр. Аллаһ әйтә: “Алар иңшәә’Әллаһ (Аллаһ теләсә) дип тә әйтмәделәр” (Каләм,18). Шушы саранлыклары өчен төнлә афәт җибәреп, Аллаһ аларның бакчаларын юк итә. Таң атканда алар бакчага китәләр. Аллаһ әйтә: “Алар юлда пышылдап кына бер-берсе белән сөйләштеләр: “Бүген үзегезгә мескен кешене кертә күрмәгез” (Каләм, 23, 24). Алар әгәр фәкыйрь-мескеннәр күрсә, аларга Аллаһ кушкан гошер садакасын бирәсе була дип куркалар. Барып бакчаларын күрсәләр – ул караңгы төн шикелле шәрә җиргә әверелгән. Алар әйтәләр: “Без адашып икенче җиргә эләктек бугай”. Әмма соңыннан үз җирләре икәненә инангач, үкенеп әйтәләр: “Без ризыгыбыздан мәхрүм булдык”. Һәм алар арасында иң гадел булганы әйтә: “Мин сезгә Аллаһны искә алыгыз дип әйтмәдемме?!” Шуннан соң алар үзләренең Аллаһка шөкер итмичә тәкәбберләнеп гөнаһ кылганнарын аңлап, тәүбәгә килеп әйтәләр: “Безнең Раббыбыз бөтен кимчелектән пакь (бернәрсәгә мохтаҗ түгел), ә без һәр мизгелдә Аның ярдәменә мохтаҗ икәнебезне онытып гаделсезлек кылдык”. Һәм Аллаһ бу афәт турында әйтә: “Аллаһның дөньядагы газабы шундый булды, ә ахирәттәге (теге дөньядагы) газап күп тапкырга көчлерәк, әгәр дә кешеләр шуны белсәләр иде”.

Әбү-л-Галия исемле галим әйткән: “Кем Аллаһка буйсынмый, ул җирдә начарлык таралуга сәбәпче була, чөнки җирнең һәм күкнең төзеклеге Аллаһка буйсыну белән генә була. Аллаһка буйсыну күктән һәм җирдән бәрәкәт килүгә сәбәп булып тора”, – ди һәм Коръән аятен укый: “Әгәр шәһәр яки авылларда яшәүчеләр Аллаһның гыйбадәткә лаеклы бердәнбер зат икәнен танып, Аңа гыйбадәт кыла башласалар һәм Аллаһтан куркып гөнаһларны калдырсалар, Без (Аллаһ) аларга күктән һәм җирдән бәрәкәтләр ачыр идек” (Әграф, 96).

Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: “Аллаһ кешегә эшләп булмаслык гыйбадәтне йөкләмәде. Үтәсә, файдасы үзенә. Кушканны үтәмәсә, тыйганнардан тыелмаса зарары үзенә” (Бакара, 286). Аллаһ безне үзебезгә караганда яхшырак белә, шуның өчен Аллаһ кушканны эшләргә вакытыбыз яки малыбыз җитәрлек түгел дип үзебезне алдамыйк. Аллаһ Тәгалә безгә Үзенең рәхмәтеннән мәхрүм калмаска, ә киресенчә Үзе кушканча изге гамәлләр кылуда ярышучылардан булырга насыйп итсә иде. Әмин.

Гомәр хәзрәт Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам