Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Уннан бере – хәрам

Гошер сәдакасы бирүчегә Аллаһыдан рәхмәт булмый калмый

Көз айлары җитү белән бакчаларда мул уңыш өлгерә. Шул уңышның бер өлешен ятимнәргә,  мескеннәргә, шәкерт-студентларга, мохтаҗларга бирү ислам динендә яхшы гамәл булып санала һәм гошер дип атала. Гошер – су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү ул.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): "Авыл хужалыгы культураларыннан жыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирелергә тиеш”, – дигән.

Аллаһы Тәгалә "Ибраһим” сурәсенең 7 аятендә: "Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр”, – дип әйтте. Димәк, бакчаларыбызда үстереп алган әйбәт, ашарга һәм утыртырга яраклы бәрәңгенең уннан бере безнеке түгел. Без аны мескеннәргә, ятимнәргә, гарип-горабаларга, тол хатыннарга, мохтаҗларга бирергә тиеш. Әгәр шулай эшләмәсәк, без малыбызнын Аллаһы Тәгалә кушкан өлешен чыгармаган булабыз. Кайбер кешеләр: “Урлаганым юк, хәрам ашамыйм”, – ди. Әмма бәрәңгенең гошерен чыгармаса, ашаган ун бәрәңгенең берсе – хәрам, аңа тиешле түгел, ятим-мескеннәр өлеше була бит. Җәмгыятебездә мондый ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар икән, без Аллаһы Тәгалә биргән уңыштан өлеш чыгарып, аларны сөендерергә тиеш булабыз. Гошер сәдакасы бирүчеләргә Аллаһыдан рәхмәт булмый калмый. Намаз укырга, ураза тотарга, хаҗ кылырга өйрәткән кебек, безгә кешеләрне гошер бирергә гадәтләндерергә кирәк. Гошерне уңышны алгач та бирү хәерле икәнен дә истә тотсак иде. Гошер сәдакасын мохтаҗ туганнарга бирергә ярыймы дип сораучылар да бар.  Әти – баласына, бала – әтисенә, онык – бабасына, бабай – оныгына гына бирә алмый, туганнарына бирә ала. Үзе зәкят чыгарырлык кешенең гошер алуы да дөрес түгел. Бай кеше гошергә мохтаҗ дип саналмый. Гошер сәдакасына фитыр сәдакасына кебек үк дога кыласы, әмма бу очракта дога кылу мәҗбүри түгел, иң мөһиме ул мохтаҗ булырга һәм сөенергә тиеш. Сөенсә – иң зур дога шул. Диненә карамастан кемгә дә бирергә була.

Һәрберебезнең маллары, бакчалары, җыеп алган уңышлары бар. Аларның Аллаһы Тәгаләгә тиешле өлешен аталган урыннарга биреп, калган малларыбызга, иншә Аллаһ бәрәкәт иңәр.

Җәлил хәзрәт Фазлыев

Гошер сәдакасы җыю дәвам итә

Гошер сәдакасы җыю буенча райондашларыбыз елның-елында үзләреннән зур өлеш кертә. Быел да  бу изге эштән читтә калмаслар дип өметләнәбез. Авыл имамнарына, мәчетләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев