Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ураза Гаете мөбәрәк булсын, балтачлылар!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: көннәрнең олугысы — җомга көндер, ул ике гает, Гарәфә, Гашурә көннәреннән дә олугтыр. Кичәләрнең олугысы — Кадер кичедер, айларның олугысы — Рамазан аедыр.

Менә шушы айларның олугысы булган, дүрт изге айның берсе булган Рамазан шәрифне тәмамладык. Шушы айныӊ нәтиҗәсе буларак районыбызныӊ барлык мәчетләрендә бүген гәет намазы укылды.

Балтач бистәсенеӊ Үзәк мәчетендә Ураза Гаете иртәнге намаз белән тоташ бербөтен гыйбәдәт булды, дип әйтергә була иде. Күпләр, гәеткә кадәр алдан килеп намазларын укыдылар, зекерләрен әйттеләр, теләкләрен теләделәр. Авылларда гает намазы иртәнге кояш чыгып, бераз күтәрелгәч укылса, бистәдә ул иртәнге сәгать 6га дип тәгаенләнде. Мәчетнеӊ баш имамы Рамил хәзрәт Бикбаев үзенеӊ чыгышында Рамазан аеныӊ дәресләренә тукталды, аныӊ йогынтысы икенче Рамазанга кадәр барырга тиеш, дип билгеләп узды. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинныӊ бәйрәмгә юлламасы укылды. Район башлыгы Рамил Нофтуллин үзенеӊ чыгышында бу бәйрәмнеӊ мөселманнар, шул исәптән райондашлар өчен булган әһәмиятен искә алып узды, тоткан уразалар, теләгән теләкләр кабул булыр, дип ышаныч белдерде.

Зарыккан зур кунакныӊ тиз генә китүе көтелмәгәндәй булды, хәзер инде зур ышаныч белән алдагы Рамазан аен көтәргә туры киләчәк. Ә алда әле тагын бер зур бәйрәм – Корбан гаете көтә. Аны да бергә-бергә каршыларга насыйп булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау