Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ураза гаете үткәрү вакыты билгеле

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум утырышы карарына нигезләнеп, Татарстанда зур шәһәрләр өчен Ураза гаете вәгазьләре иртәнге 6 сәгать 30 минутка, Ураза гаете намазы иртәнге сәгать 7гә билгеләнде, ә район үзәге һәм авыл җирлеге мәчетләрендә гаетне кояш чыгып 30 минут узгач яисә мәхәллә халкының карары белән билгеләү тәкъдим ителә.

Төп бәйрәм чарасы – Ураза гаете башкалабыз Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Габдулла Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. 6 сәгать 30 минутта мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Мөфти вәгазеннән соң сәгать 7дә мөселманнар гает намазын кылачак һәм алга таба хөтбә укылачак. Гает намазыннан соң кунакларны Галиев мәчетендә коймаклар белән сыйлаячаклар.  

Диния Нәзарәте бәйрәм намазына кадәр фитыр сәдакасын биреп бетерергә кирәклеге турында исә төшерә. Быел фитыр сәдакасы бер кешедән – 100 сум, ә зәкят чыгаручылардан –  600 сум күләмендә билгеләнде.

Ураза гаете быел Казанда бәйрәм вәгазе белән чикләнмичә, шәһәр халкы катнашында тантаналы чаралар белән билгеләп үтеләчәк. Чараның иң зурысы 4 июнь көнне көндезге сәгать 13.00дә Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында узачак. Биредә «Рамазан Фест» дип исемләнгән гаилә бәйрәме оештырылачак. Шәһәркүләм чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтләре белән берлектә оештыра.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстанда Ураза бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн санала.

http://www.vatantat.ru/index.php?pn=5648

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев