Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ураза Гаете уңаеннан район башлыгы Рамил Нотфуллинның бәйрәм котлавы

"Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да ихлас күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете көне белән тәбриклим. Бу - бөтен мөселман халкы өчен иң күркәм һәм мөһим дини бәйрәмнәрнең берсе.

Рамазан ае - ул рухи кыйммәтләрне һәм әхлак сыйфатларын камилләштерү чоры. Әлеге изге айда ураза тоткан һәр кеше тыелганнардан тыела, ятимнәргә, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, күңеленә һәм җанына рухи пакълану ала. Уразаның барлык сынауларына түзүчеләр, әлбәттә, хөрмәткә лаеклылар.

Әлеге якты көндә барыгызга да күтәренке кәеф, бәхет, сәламәтлек, тынычлык телим! Изге айда кичергән рухи үзгәрешләр һәр йортка игелек һәм иминлек китерсен, аларны озак елларга саклап калсын! Ураза бәйрәме - мөбарәк, барыгызның да тоткан уразаларыгыз кабул булсын, барлык теләкләрегез, якты уй-хыялларыгыз тормышка ашсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев