Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ураза тоту зыян китерәме?

Рамазан ае — аңарда кешеләр өчен һидаять, туры юлны күрсәткән ачык дәлилләр, хакны ялганнан аерган Коръән иңдерелгән (ай).

«Рамазан ае белән бәйле бер ялгыш фикер бар. Ул да булса: «Ураза тоту минем сәламәтлегемә зыян китерә». Еш кына кайбер кешеләрдән: «Мин ач тора алмыйм, миңа килешми, авырый башлыйм», — дигән сүзләр ишетергә туры килә.

Дөрестән дә, кайбер кешеләргә даими рәвештә су һәм дару эчеп торырга кирәк. Андый очракларда ураза тоту-тотмау мәсьәләсен табиб белән бергә хәл итәләр.

Ә калган очракларда, кеше үзенең әзерлексезлеген авыруга санап, ялгыш фикергә ышанып, ураза тоту кебек зур әҗер-саваплы гамәлдән үзен мәхрүм итә.

Авырлык дөрес тукланмау, авыр, зыянлы ризыклар ашау аркасында килеп туа. Шуңа да сәламәтлегебезнең әманәт булуын исәптә тотып, Рамазан ае башланыр алдыннан саулыгыбызга тагын да игътибарлы булыйк.

Ашказаны, эчәклекләр белән кыенлыклары булган кешеләр Рамазан ае алдыннан табибларга күренеп, сәламәтлекләрен тикшертсәләр яхшы булыр. Табиб нинди дә булса дарулар язып, кирәкле киңәшләрен бирергә мөмкин. Без, үз чиратыбызда, аның күрсәтмәләренә җитди карарга тиеш булабыз, чөнки уразабызны камил итеп тотарга телибез.

Раббыбыз Сөбеханәһү вә Тәгалә болай дип әйткән: «Рамазан ае — аңарда кешеләр өчен һидаять, туры юлны күрсәткән ачык дәлилләр, хакны ялганнан аерган Коръән иңдерелгән (ай). Сездән берәү Рамазан аена ирешсә, аны ураза тотып үткәрсен» «Әл-Бәкара» сүрәсе, 185нче аять).

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев