Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ураза тотучыларга табиб киңәшләре

Ифтар судан башланырга тиеш.

1. Ураза вакытында иң мөһиме — иртәнге аш — сәхәр. Пәйгамбәребез дә: «Сәхәрдә — бәрәкәт», — дигән.

Сәхәрдә бавырдан үтне чыгара торган ризыклар булырга тиеш. Бавырда үт җыелса, токсиннар барлыкка килә. Әгәр сәхәрдә берәр җиләк-җимеш, су белән җиңелчә генә капкалап алсагыз, үт бүленеп чыкмаячак. Шуңа күрә сәхәрдә терлек мае, терлек аксымнарына бай ризыклар ашарга кирәк. Эремчек, каймак, йомырка, атланмай, шулпа ашау хәерле.

Майдан куркырга кирәкми. Акыл хезмәте белән генә шөгыльләнгән кешегә дә көненә ким дигәндә 100–110 грамм май керергә тиеш. Шушы ризыклар хисабына бавыр токсиннардан чистара, яхшырак эшли башлый. Ураза тотканда хәлсезлек, укшу, баш авырту кебек күренешләр дә сирәгрәк күзәтелә.

2. Ифтар судан башланырга тиеш. Җылы су ашказанында көне буена җыелган лайланы юып төшерә. Шуннан соң гына төп ризыкка күчәсез. Әгәр җиләк-җимеш ашыйсы килсә, аны да су эчкәч, ашар алдыннан кабып куярга кирәк. Әгәр җиләк-җимешне ашаганнан соң капсаң, ул ашказанындагы ризыкны әчетәчәк.

3. Ифтар белән сәхәр арасында ким дигәндә биш сәгать вакыт узарга тиеш. Ник дигәндә, ризык өстенә ризык төшсә, ул ашказанындагы ризыкны эшкәртергә комачаулый, нәтиҗәдә ул чери. Шуңа күрә ифтар белән сәхәр арасында ризык капкалап йөрергә киңәш ителми. Ә менә җылымса су эчеп тору файдага гына.

4. Ашказанына кергән ризык 5–6, хәтта 7–8 сәгать ятарга мөмкин. Ашаганнан соң 1,5 сәгать су эчәргә ярамый. Ник дигәндә, ашаганнан соң су яки чәй эчсәк, тоз кислотасы начар эшли башлый. Әмма ашар алдыннан су эчеп куярга кирәк. Бу ашказанындагы лайланы юып төшерү өчен кирәк. Юкса, ризык турыдан-туры шунда эләксә, ашказанында ризык тиешенчә эшкәртелеп бетмәячәк. Организмга кергән микроб, вируслар да юк ителмичә, шул килеш калачак. Ашаганнан соң бик нык эчәсе килсә, бер-ике йотым яхшы чәй яки каһвә эчеп куярга ярый.

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев