Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Уразаның егерменче көнендә авылның яше-карты җыелышып ифтар ашы уздырды. Кайда дисезме? (+фото)

Яңа Салавыч мәчетендә Гөлия Сабирҗанова җитәкчелегендә авылның ханымнары-туташлары тырышлыгы белән мул табын әзерләнгән, күчтәнәчләр дә күп килгән, аларның һәммәсенә дә дога кылынды.

Күрше Салавыч авылыннан да кунак булып килгәннәр, – Мөдәррис Закиров дин тарихы – Рамазан ае турында сөйләп-аңлатып үтте. “Татарстан” җәмгыяте җитәкчесе Айнур Нотфуллин кыр эшләре белән таныштырды, инде язгы эшләр төгәлләнеп килә, терлек азыгы хәзерләүгә керешәбез, диде ул хезмәт сөеп гомер иткән авыл агайларын куандырып. Узган ел мәчеткә килгәч, авылның әйдәп баручыларыннан берсе булган Рауза Зиннәтуллина авылга эш тә булыр иде дип, җитәкчедән авыл фермасын эшләтеп җибәрүне үтенгән иде, быел исә ”таналар фермасы булачак, таналарны бәйсез тоту алымы кулланылачак”, дип Айнур Рамилевич янә сөендерде. Рауза Фәләхиевна әлеге ифтар ашына “Татарстан” җәмгыятенең ярдәме күп керүен дә билгеләп узды. Гомумән, җәмгыятьнең мәчет тормышында роле зур. Салавычтан Фарук Гыйльметдинов агач үсентеләре дә алып кайтып биргән. “Изге эшкә алынсаң, ярдәм итүчеләр күп булыр,“ дип, җирлектә башкарылган күркәм эшләрне, бигрәк тә мәчет эшчәнлегенә яшьләр тартылуын хуплап утырды авыл халкы. Мөхтәрәм Габделфәрт мулла вәгазь сөйләде, Коръән укыды. Илләр-көннәр тыныч булып, тоткан уразалар кабуллардан булсын, изге гамәлләр өчен әҗер саваплары язылсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев