Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Уразаның беренче көнендә баш ник авырта?

«Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең телеграм-каналында шушы сорауга аңлатма бирелгән.

«Игътибар иткәнегез бардыр: беренче атнада ураза тоту авыррак тоела. Сәбәбе бик гади: кан тамырлары кысылмаган була, шәйтан кан тамырларыннан йөри, кешегә вәсвәсә кыла. Кан тамырлары кысылгач, шәйтанга да юл кысыла, тарая, кешегә дә ураза тоту җиңеләя.

Белүебезчә, ураза ае өчкә бүленә:
беренче ун көне — Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәте;
икенче ун көне — Аллаһы Тәгаләнең гафу итүе, ярлыкавы;
өченче ун көне — уттан котылу көннәре.

Боларны өмет итеп тырышучы кеше — „мөхсин“, ягъни ихласлы кешедер. Әйе, Аллаһы Тәгаләнең ихлас колы шушы айда өч нигъмәтне алып калырга тырыша. Тырышмасак, ай тиз үтеп китәр, бу нигъмәтләр булмас» диелә анда.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураза