Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Уңышлардан баш әйләнмәс

Елның - елында Балтач мөхтәсибәте ел тәмамлау, уңышларны барлау, фидакарьләрне зурлау, проблемаларны чишү юлларын билгеләү максатыннан жыен бәйрәм үткәрә.

Быелгы җыенга Диния Назәрәтенең баш мөфтие Илдус Фәиз, «Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы» исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт, Президент аппаратының дини оешмалар белән эшләү бүле­ге җитәкчесе Марат Илшат улы, Рәшидә абыстай, муниципаль район башлыгы Марат Зарипов, район баш­карма комитеты ж,итәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев, авыл мәчетләре имамнары, абыстайлар, әхлак мөгаллимнәре чакырылган иде.

Кунаклар иң элек «Әссәлам» мәдрәсәсенә йөрүче нәниләрнең шөгыль-дәресләрен карады. Нәниләрнең зирәклегенә, мөгаллимәләрнең белемле, ягымлы булуларына таң калып, һәммәсенә уңышлар теләде. Җыенны Татарстан Диния Назәрәтенең баш казые Җәлил хәзрәт алып барды. Ул авыллардан җыелган гошер сәдакаләренең мул булуын куанып хәбәр итте һәм халыкка гошернең файдасын, фарызлыгын аңлата алган имамнарга истәлек бүләкләре тапшырды.

Ә менә елның - елында гошерне иң күп җыйган (корылык елны 46 капчык) Югары Шубан авылы имамы Гаптерәис хәзрәт «Халыкка хезмәт өчен» медаленә лаек булды.

Информация ташкыны зур булганлыктан балаларга әхлак тәрбиясе бирү бик мөһим. Бу уку елыннан Урта Көшкәт, Чепья урта мәктәпләрендә дә православия диненә нигезләнгән әхлак кануннары өйрәтелә башла­ды. Димәк, төрле дин әһелләренең толерантлыгы ныгый.

Илдус Фәйзиең Балтачка беренче генә килүе түгел. Әле мөфти булганчы ук ул Шубан төп гомуми белем бирү мәктәбендә әхлак дәресләрен карап, мөгаллимнәр эшчәнлеген югары бәяләгән иде. Мөфти итеп сайлангач та районнарга сәяхәтен Балтач районы мөселман балалары Сабантуеннан башлады. Шуңа да ул Балтачка кайтуын туган якка кайтуга тиңләде. Чараның Балтач районына гына хас күркәм гамәл булуын белдерде. Әхлак мөгаллимнәренең елына 4-5 республикакүләм ачык дәрес үткәрүләрен батыр­лыкка тиң гамәл дип билгеләде. «Киләчәктә хәерле буын үссен, дип тырышып йөрүегез өчен рәхмәт. Димәк «Дин дәресләре тарихы»н өйрәтүгә сезнең район әзер.

Җирле хакимият белән килешеп эшләү - алдан күрүчәнлек нәтиҗәсе. Дәүләт вәкилләре дә дингә килә. Гаеттә җитәкчеләрнең катнашуы «Аллаһ каршында барыбыз да тигез», дигән фикерне сала. Без дәүләт белән бер юлдан барабыз», диде Илдус хәзрәт чыгышын тәмамлап.

Марат Илшат улы дин юлындагыларның барсына да үтә катлаулы, акыл, фикер тирәнлеге сорый торган хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. «Халык иманлы булса, җәмгыятебездәге социаль авырулар юкка чыгар», диде ул әхлак мөгаллимнәре, имам, абыстайларга мөрәҗәгать итеп.

Әхлак мөгалимнәре берләшмәсе җитәкчесе Илзирә Мортазина 22 мөгаллимнең һәркайсы үз хезмәтен фәнни югарылыкта, алдынгы технологияләр кулланып, республикакүләм ачык дәрес дәрәҗәсендә башка­руын белдерде.

Фикер алышулар, киңәш-табыш итү һәм Рәшидә абыстайның вәгазьләрен тыңлый-тыңпый бәйрәм мул табын артында дәвам итте.

Менә шундый файдалы, мәгънәле, эшлекле узды ел йомгакларына багышланган җыен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев