Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Вакыт бизмәне

Һиҗри (мөселманнар куллана торган ай календаре) белән 5 Ноябрьдә яңа 1435 елга аяк бастык.

Кояш календаре белән 2014 елга да аяк бастык. Әлхәмдулилләһ бер ел вакытны исән имин үткәрдек. Сизми дә калдык бер ел вакыт үтеп тә китте. Дөреслектә вакыт бик тиз уза, һич шиксез бөтенебез дә моның белән килешәдер. Көн башланырга өлгерми, инде кич җитә, әле кайчан гына дүшәмбе иде, инде шимбә дә килеп җитә. "Кая бара соң бу вакыт?", - дип аптырыйбыз, хәтта кайберләребез хафага да төшә. Бу хакта Пәйгамбәребез безгә әйтеп калдырды: "Кыямәт көне алдыннан вакыт бик тиз узар." Эш монда вакытның узуында түгел, ә аны ничек уздыруда. Гали ибн Абу Талиб әйтте: "Минем өчен гонаһсыз үткән һәрбер көнем, бәйрәмдер".
Вакыт ул - Аллаһ тарафыннан безгә бирелгән зур нигъмәт. Аллаһ безгә вакытны билгеләсә дә, Үзе вакытка мохтаҗ түгел. Аллаһ Коръәндә әйтә: "Гасыр белән ант итәм". Гасыр ул вакыт, атналар, айлар, еллар. Әгәр дә Аллаһ выкыт белән ант итә икән, димәк бу аның зур нәрсә икәнен күрсәтә.
(Дәвамы алга таба булачак, күзәтеп барыгыз)
Фото: http://mahalla1.ru/musulmanskij-kalendar-na-2014-god

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250