Вакыт белән чикләнгән гыйбадәт
Корбан гаетендә корбан чалам, дип нәзер әйтсә, бу аңа нәзерлеге белән ваҗиб була...
Тиздән Корбан бәйрәме җитә. Быел Корбан гаете 21 августка туры килә. Гает намазыннан соң өченче көннең ахшам намазына кадәр мөселманнар, корбан чалып, туган-тумачасын чакырып, кунакларга йөрешеп, бәйрәм итәчәк. Бәйрәм ел саен кабатланса да, халыкта корбан чалуга кагылышлы сораулар бетеп тормый. Шуңа күрә бүгенге вәгазебез әлеге сорауларга җавап рәвешендә хәзерләнде.
Корбан чалуның максаты нидән гыйбарәт? – Динебездә корбан чалуның максатлары бик зур. Иң беренче чиратта ул Аллаһы Тәгаләгә якынайту гыйбадәте. Икенчедән, ул гөнаһларны гафу итүгә сәбәп булып тора һәм Аллаһ биргән нигъмәтләргә шөкер итү гыйбадәтеннән санала. Шулай ук аның максатларыннан кешеләргә җиңеллек китерү дә күздә тотыла, чөнки кайбер мохтаҗ-фәкыйрь илләрдә кешеләр итне фәкать шул Корбан гаетендә генә татыйлар.
Корбанның хөкеме ни? – Безнең хәнәфи мәзһәбе буенча ул ваҗиб булып тора, ягъни аның өчен кеше җаваплы, үтәмәсә, Кыямәт көнендә җавап бирергә тиеш була. Әгәр вакытында үти алмаса, каза кыла, бу ваҗибның хөкеме. Корбан ваҗип булып, аны чалмаган кеше аның бәясен сәдака итеп чыгарырга тиеш була.
Корбан чалу кемгә ваҗиб була соң? – Сәфәрдә булмаган, байлыгы булган, балигълыкка җиткән, камил акыллы һәрбер мөселман корбан чалырга тиеш. Монда хатын-кыз да, ир-ат та тигез. Фәкыйрьләр чалмый. Байлыгы дигәннән, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә казыйлар һәм голәмалар шурасы быел нисаб күләмен 18 мең 500 сум дип билгеләде. Берәр кешенең көндәлек ихтыяҗларыннан тыш, артык әнә шуның кадәр акчасы булса, аңа корбан чалу ваҗиб була. Әгәр бер фәкыйрь кеше, Корбан гаетендә корбан чалам, дип нәзер әйтсә, бу аңа нәзерлеге белән ваҗиб була.
Нинди хайваннарны корбан итәргә ярый? – Сарык яки кәҗә, сыер, үгез, һәм дөя, җенесе мөһим түгел. Авыру, түбәндәге кайбер кимчелекләре булган хайван корбанлыкка ярамый: бер күзенең сукырлыгы күренеп торса, яки ике күзгә дә дөм сукыр; аксак; тешсез (бөтен теше яки күпчелек теше коелып беткән булса); колаксыз (колагының өчтән береннән күбрәге киселгән булса); җилене кибеп беткән; койрыгының өчтән береннән күбрәге киселгән; сарыкның курдюгы киселгән булса. Әмма колагы ярылган гына, яки өчтән береннән азрак өлеше киселгән булса, яки тумыштан мөгезсез (мүкләк сыер) булса, бу хайван корбанга ярый. Мөгезе сынса, ул да ярый, ләкин мәкруһ санала (хупланмый). Мөгезе сынып, баш миенә кадәр ачылса, ул вакытта ярамый. Печтерелгән хайван ярыймы, дип еш сорыйлар. Бу да ярый. Әгәр бер кеше сарыкны сатып алганнан соң аңарда шушы кимчелекләрнең берсе пәйда булса, ул аны сәламәт сарыкка алыштырырга тиеш. Әгәр кимчелек чалыр алдыннан пәйда булса, мәсәлән, ул сәламәт иде, машина белән китерделәр, сикереп төшкәндә аягын, яки мөгезен сындырды ди – ул вакытта ярый. Монда бит аның тәненә зыян килмәде. Ни өчен хайванның кимчелекләреннән сакланабыз? Сәламәт булып, күбрәк ит җыйсын – бу шуның өчен кирәк. Хайванның тиешле яшенә җиткән булуы да бик мөһим. Сарык һәм кәҗә бер тулып икенче яшькә чыкса, яхшы була.
Дәвамы газетаның 32нче санындагы "Нәсыйхәт" кушымтасында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев