Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Вакыт ул – гомер

Вакыт – ул кешенең гомере дигән сүз, димәк иң кадерле һәм начарлыктан саклануга иң лаек нәрсә. Үзенең вакытын буш сүзләргә, начар гамәлләргә сарыф итмәүче, киресенчә үзенең кадерле минутларын фәкать яхшы гамәлләргә генә файдаланган кешене иң акыллы адәм баласы дияргә буладыр, мөгаен.

Гомеребезнең һәр минуты җәүһәр ташына тиң. Бер минут вакыт безгә һәм якыннарыбызга бәхеткә якынлашырга мөмкинлек бирә. Шул кыска гына вакыт эчендә һәммәбез дә Аллаһ бездән риза булырлык күркәм гамәлләр эшли алабыз. Ул да булса белемне арттыру, кешеләргә ярдәмләшү, Аллаһыны зикер итү һәм башка шундый изгелекләр. Аларны никадәр күп кылсак, без әлеге эшләрнең савабын бу дөньяда да, ахирәттә дә тоярбыз.

Бер минут эчендә якыннарыбызга шалтыратып хәлләрен белергә мөмкин, чөнки туганлык җепләрен ныгытуга Ислам дине аеруча игътибар итә һәм югары бәяли. Әйдәгез, бер минут эчендә тагын ниләр эшләргә өлгерә алабыз икән, бергәләп карап китик әле.

1. Бер минут эчендә берничә кеше белән сәламләшергә мөмкин.

2. Бер минут эчендә берәр кемне начар эштән тыеп калырга мөмкин.

3. Бер минут эчендә, дәгъвәт кылып, берәр кемне туры юлга бастырырга мөмкин.

4. Бер минут эчендә яхшы эш белән мәшгуль кешегә ярдәмләшергә мөмкин.

5. Бер минут эчендә борчылып утырган кардәшеңне юатырга мөмкин.

6. Бер минут эчендә хәләлеңә мәхәббәтеңне аңлатырга мөмкин.

7. Бер минут эчендә, юлдан башкаларга комачаулый торган әйберне алып куеп, күп савапларга ирешергә мөмкин.

Шулай итеп, мөхтәрәм кардәшләребез, 60 секунд вакыт аралыгында никадәр нигъмәт яшеренгәнен үзегез аңлагансыздыр. Димәк, андый кардәшләребезнең гомере бушка узмаячак. Югарыда саналып киткән изге гамәлләр бездән күп көч таләп итми. Аларны үтәү өчен тәһарәт, госел кебек аерым шартларны да үтәргә кирәкми. Күбесен машинада яки җәяү барганда, кемнедер көткәндә, ял итеп утырганда яисә ятып торганда үтәргә була, фәкать теләк һәм, әлбәттә, изге ният кирәк. Шуларның берничәсен генә булса да үтәгән кеше дөньяның мәшәкатеннән арынып, күңел тынычлыгына һәм бәрәкәткә ирешер.

Равил хәзрәт БИКБАЕВ,

якташыбыз, Казанның Әмәт мәчете имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев