Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Хикмәтле сүзләр

Хәзрәти Зәйнүл Габидин әйткән: «Кайберәүләр Аллаһка Аннан куркып гыйбадәт кылалар.

Хәзрәти Зәйнүл Габидин әйткән: «Кайберәүләр Аллаһка Аннан куркып гыйбадәт кылалар. Дөреслектә, бу — коллар гыйбадәте. Икенчеләр исә, Аллаһка бары тик савап өмет итеп гыйбадәт кылалар. Бу — сәүдәгәрләр гыйбадәте. Аллаһның шундый бәндәләре бар, алар Аллаһка Аны яратканга һәм Аңа рәхмәтле булганга гыйбадәт кылалар. Дөреслектә, бу изгеләрнең һәм азат кешеләрнең гыйбадәтедер», — дигән.

Гали ибн Хөсәен ибн Гали сәхабиләрнең укучысы булган. Алай гына түгел, ул Гали бин Әбү Талибның (Аллаһ аннан разый булса иде) оныгы булып тора. Шулай итеп, ул Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең нәселеннән булган. Гали бин Хөсәен тарихта күбрәк Зәйнүл Габидин исеме белән билгеле. Бу исем «гыйбадәт кылучыларның зиннәте» дип тәрҗемә ителә. Ул Мәдинә шәһәрендә яшәгән. Аның Аллаһка булган гыйбадәте башкаларның гыйбадәтеннән нык аерылып торган.

Ул һәр намазны калтыранып, тетрәнеп көткән. Кешеләр: «Ни өчен син намазны шулай калтыранып көтәсең?» — дип сораганнар. Ул болай дип җавап биргән: «Әллә белмисезме, мин бит Бөек Раббым, барлык нәрсәләрнең патшасы булган Аллаһы Тәгалә каршына басырга әзерләнәм», — дигән. Зәйнүл Габидин төнге намазлар укыганда, күз яшьләрен агызып, шундый дога кылган:

«Йә, Раббым, кешеләр йоклап китте, йолдызлар юкка чыкты. Син генә Мәңге Тере һәм Бөек зат, Син беркайчан да йокламыйсың. Минем серләремне беләсең һәм Син гөнаһларны Гафу итүче. Йә, Раббым, Үзеңнең рәхмәтеңңе һәм тынычлыкны иңдерсәң иде, мине Үз рәхмәтеңнән читләштермәсәң иде».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш