Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Ходай дип дога кылган кешене гаепләмик»

Имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров безнең сорауларга ачыклык кертте

«Әл-Әгъраф» сүрәсенең 180 нче аятендә: «Аллаһы Тәгаләнең яхшы, күркәм исемнәре бар, шуның белән сорагыз», — диелә. Ул нинди исемнәр? Ни өчен аларны дога кылганда кулланырга кирәк? Татарстан мөфтие урынбасары, «Кабан арты» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров безнең сорауларга ачыклык кертте.

— Тирмизи риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Аллаһының 99 исеме бар. Боларны санаган кеше җәннәткә керер», — дип әйткән. Санап чыгу гына җитәме, әллә ул санау дигәндә башка хикмәт бармы?
— Аллаһның кодрәтен, бөеклеген без шул исем-сыйфатлары аша беләбез. Аларны коры гына ятлап, тормышыбызда бу сыйфатларга игътибар итмәсәк, олугламасак, әлбәттә, мәгънәсе аз булырга мөмкин. Ятлап кына калмыйча, әлеге күркәм исемнәргә салынган мәгънәгә туры килерлек тормыш рәвеше алып барырга тырышыйк. Әйтик, әр-Рахман исеме рәхимле, шәфкатьле булуны аңлата, әл-Мөэмин — ышанычлы, әл-Вәһһааб — игелекләргә бай, әл-Гадел — исеменнән үк күренгәнчә, гадел булу һәм башка бик күп исем-сыйфатлар. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм башка бер хәдисендә Аллаһка шул исемнәрне әйтеп дога белән ялварырга куша. «Өч мәртәбә Аллаһ, Аллаһ, Аллаһ дип сорасаң, гозереңне кабул итәр» ди. Догаларыбызда Рабби, ягъни Раббым, йә зәл-Җәләли үәл-икрам, йә Хәйй йә Каййүм дип өчәр мәртәбә сорасак, иншәАллаһ, Аллаһ Раббыбыз рәхмәтләре белән сораганнарыбыз кабуллардан булыр. 

— Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме арасында «Ходай» сүзе юк. Ул кушамат тагу булып чыга дигән фикерне ишеткән бар. Тәңре сүзен дә кулланмаска кушалар...

— Бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрендә Ходай да, Тәңре сүзе дә кулланыла. Аларны укыганда, Аллаһ турында сүз барганын аңлыйбыз. Ризаэтдин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗани кебек остазларыбызның да шагыйрьне Тәңре, Ходай сүзләрен куллануны тыюлары турында белмибез. Халык телендә Ходай кушса, Ходай хакласа, Ходайга тапшырдык дигән сүзләр еш кулланыла, тормышыбызда бар ул сүзләр. Әәл-Имам әл-Әгъзам Әбу-Хәнифәнең «Фикхель әкбәр» китабында, 326 биттә моңа аңлатма бирелә. Анда Ходай дип әйтү рөхсәт ителгән, диелә. Хәдисләрдә килгән Аллаһ исемнәрен кулланабыз икән, бу бик яхшы. Шул ук вакытта Ходай дип дога кылган кешене дә гаепләмик. 

— Аллаһ үзен атаган сыйфатлар кайбер кешеләрнең исемнәре дә булырга мөмкин. Әйтик, Гаффар, Мәлик, Коддус. Аллаһның сыйфаты булгач, аларны кешеләргә кушарга ярыймы соң?

— Исем сайлаганда, шуңа игътибар кирәк: Гаффар сүзе гөнаһларны кичерүче, ярлыкаучы аңлата. Ул Аллаһка гына хас сыйфат. Әлеге исемне кушарга уйласагыз, аның алдына «Габд» сүзен кушарга кирәк: Габделгаффар. Халик сүзе Бар кылучы дип тәрҗемә ителә, Раззак — ризыкландыручы. Бу очракта Габделхалик, Габдераззак дип кушарга кирәк. Мәлик исемен «Габд» сүзеннән башка да кушарга ярый, аның мәгънәсе — патша, хөкемдар. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте исемнәр кушуга кагылышлы китап чыгарды. Китапта нинди исемнәрне кушу хәерле булуы турында бөтен мәгълүмат та бар. 

— Мулла исемне «Габд» сүзен өстәп кушса да, аны кыскартып әйтү гадәте бар. Дин күзлегеннән ул рөхсәт ителәме?
— Кыскартып эндәшергә тиеш түгелбез, әлбәттә. Габделмәлик булса, алда әйткәнебезчә, Мәлик дип кенә әйтергә ярый. Габделгаффарда кыскартып әйтү дөрес булмый. 

— Вафат булган кеше өчен дога кылганда мулла кушкан исемен кыскартып кына әйтсәң, савабы аңа барып җитәме?
— Аллаһ Раббыбыз кем өчен дога кылуыбызны, кемне күз алдында тотуыбызны белә. Әмма белә торып исемен кыскартып кына дога кылучының гөнаһы үзенә булырга мөмкин. Мәрхүм кешеләр моннан зыян күрми. 

Фото: ru. freepik. com

Тулырак: https://shahrikazan. ru/news/din/xodai-dip-doga-kylgan-kesene-gaeplamik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сорау-җавап