Балтач бистәсенеӊ үзәк мәчетендә лагерь башланып китәчәк.
Хөрмәтле әти-әниләр, бу игъланны игътибарсыз калдырмассыз, дип ышанабыз.
«Әссаляму'алейкум уа раһматуллаһи уа баракатуһ!!!
Кадерле дусларым, дин кардәшләрем, без шушы җәй фасылын аеруча бик көтеп, сагынып алабыз чөнки 27 май көненән безнеӊ өчен изге булган Ураза аена аяк басабыз, әлһәмдүлилләһ!!!
Безнеӊ балаларыбыз да җәй фасылын көтеп алалар, чөнки төрле җирләрдә аларга ял итү мөмкинлекләре барлыкка килә, төрле чаралары башланып китәчәк. Әлбәттә Һәркайсыбыз үзләребезнең балалрыбызның җәйге ял чаралары күңелле ,файдалы үтүен телибез. Шушыларны күздә тотып, безнен Балтач бистәсенеӊ үзәк мәчетебездә лагерь башланып китәчәк. Мәчетебездәге оештырылачак ял вкытында кадерле дусларыбыз - балаларыбызга кызыклы уеннар, тәмле ризыклар белән беррәттән бик тә мөһим булган әхлак, әдәп тәрбияләре дә биреләчәк.
Шушы мәчетебездәге җәйге ял чаралары Сезнеӊ балаларыгыз катнашында күңелле һәм дә файдалы үтәр дип өметләнеп калабыз!»
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев