Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Яңа Салавыч мәчетенә ай куелды (+фоторепортаж)

2017 елның 17 феврале Яңа Салавыч авылы мөселманнары өчен күптән көтелгән истәлекле көн булып тарихка кереп калачак. Изге җомга көнне авыл мәчетенә ай куелды.

Кариледә яшәүче Илшат Бәдыйхов санаулы көн эчендә айны ясап өлгертте, үзе дә кую тантанасында катнашты. Әле алай гына да түгел, манарага беркетүчеләргә юнәлешен билгеләргә ярдәм итте. Торак-коммуналь хуҗалыгы кранчысы Альберт Әгълиуллин да бу изге эштә үз өлешен кертте. Авыл өлкәннәре иртә таңнан мәчет янына җыйналды, бу гасырга бер була торган тарихи мизгелне үз күзләре белән күреп калырга теләде. Төзелеп килүче мәчет белән танышкан һәркем аны эшләүче егетләрнең осталыгына сокланды. Дөрестән дә, бик кыска срокта төзелүенә карамастан, күңел җылысын салып эшләгән бу бина матурлыгы, пөхтәлеге белән рәхәтлек бирә. Яңа салаычлыларның шатлыгын уртаклашырга күрше Салавыч мәчетенә йөрүче өлкәннәр дә чыккан иде. Айны манарага куйган чакта бар халык тәкъбир әйтте, Мөдәррис абый Закиров коръән сурәләре укыды. Күзләр яшьләнде, күңелләр нечкәрде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250