Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Яңа туган баласына Пәйгамбәр хөрмәтенә исем кушучыларга 100 мең сум бирәләр

29 октябрьдә туган баласына Мөхәммәд Пәйгамбәр яки аның гаилә әгъзалары һәм көрәштәшләре хөрмәтенә исем кушкан ата-аналарга төбәк иҗтимагый фондыннан 100 мең сум акча биреләчәк.

Чечня Республикасында 29 октябрьдә туган баласына Мөхәммәд Пәйгамбәр яки аның гаилә әгъзалары һәм көрәштәшләре хөрмәтенә исем кушкан ата-аналарга төбәк иҗтимагый фондыннан 100 мең сум акча биреләчәк, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы. Бу хакта Республика мәгълүмат һәм матбугат министры Әхмәт Дудаев Инстаграм социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә язып чыккан.

«Әлеге акция кысаларында бүген төнге 12дән иртәгә төнге 12гә кадәр республикада дөньяга килгән һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.), аның гаилә әгъзалары, хатыннары һәм көрәштәшләре исеме кушылган барлык сабыйлар фондтан йөзәр мең сум күләмендә акча алачак», — дигән Дудаев.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исем акча