Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Яңгулда 4 яшьлек Хәсән Гыйльманов та тәравихка йөргән

Яңгул мәчетендә зурлап ифтар ашы уздырганнар. Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре үткәрү күркәм һәм бик тә саваплы гамәлләрдән санала.

Ифтар мәҗлесе Яңгул авылында да зурлап үткәрелде. Бу мәҗлесне “Яңа тормыш” җәмгыяте җитәкчесе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов үткәрде. Пешекчеләр бик тәмле итеп аш-су әзерләгән иделәр. Мәҗлес Шәрифҗан хәзрәтнең Изге Рамазан ае белән котлавы һәм ураза тотуның әҗер-саваплары белән таныштыруыннан башланды. Аннан соң мәчеткә йөрүчеләр Коръәннән сурәләр укыдылар. Авыл халкы ифтар ашыннан бик канәгать калды. Ифтар мәҗлесен оештыручыларга, әзерләүчеләргә җан тынычлыгы, күңел байлыгы, бәрәкәтле тормыш, бетмәс-төкәнмәс сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Һәммәбезгә дә бәхетле язмышларда яшәргә язсын, – дип шалтырата Рузалия апа Гыйльманова.

Тәравихка йөрүчеләр арасында 93 яшьлек Бәгъдәгөл апа янәшәсендә 4 яшьлек Хәсән Гыйльмановның булуы да бик куанычлы хәл диделәр яңгуллылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар