Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Яхшылык кылсалар - оныт, начарлык кылсалар...

Локман Хәкимнең төрле китапларда искә алынган нәсыйхәтләре

Ике әйберне исеңдә тотма, оныт:

–Кемгә генә яхшылык кылсаң да, аны хәтереңдә тотма. Эшләгән яхшылыгың өчен башкалардан нәрсәдер өмет итү ул эшнең Аллаһ ризалыгы өчен эшләнмәвен күрсәтә, ахирәттә әҗерен югалтуың бар. Һәм ул алга таба башкаларга яхшылык эшләргә авыр йөк кебек киртә була, Аллаһы Тәгаләнең савабыннан мәхрүм итә.

–Кемдер сиңа начарлык кылса, оныт, сөйләп йөрсәң, начарлык таратучы булырсың һәм авыруга сабышырсың. Истә тоткан начарлык – истә тотучыга, онытылган начарлык – эшләүчесенә зыян китерә.

Бервакыт бер бай кеше  авырып киткән. Кыйммәтле дарулар, табиблар да аны дәвалый алмаган.  Шулчак дуслары зур гыйлем иясен чакырганнар. Ул авырудан: “Сине берәр кеше хәтерең калырлык һәм аны кичерә алмаслык дәрәҗәдә бик каты итеп рәнҗетмәдеме?” – дип сораган. Авыру “әйе” дип җавап биргән. “Әлеге үпкәңне оныт һәм ул кешене гафу ит”, – дигән акыл иясе. “Кичерә алмыйм шул”, – дип җавап биргән теге авыру. Аңа каршы: “Терелергә телисеңме соң?” – дип сораган гыйлем иясе. “Әйе”, – дигән авыру. “Алайса, ул кешене гафу ит, синең авыруың шул үпкәдән, ул рәнҗешең бетмичә, син терелә алмыйсың”, – дигән гыйлем иясе. Сырхау акыл иясенең сүзләрен тыңлый һәм аякка баса.

Рәнҗү, үпкә саклап йөрү, гафу итә белмәү – кан басымы күтәрелүгә, канда холестерин, шикәр артуга, йөрәк кагуга сәбәпче була. Киң күңелле була белү, гафу итү күп даруларга караганда яхшырак тәэсир итә. Үпкәне саклап йөргән шикелле үк, рәңҗетүче гафу үтенгәндә кичерә алмау да бик зур гөнаһ.

(Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Күңел бакчасы” китабыннан)

Фото:https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев