Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Якынайта торган бәйрәм

9 июльдә мөселманнар дөньясы иң зур бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаетен билгеләп үтә.

Корбан бәйрәме кешеләр арасындагы барлык аерымлыкларны бетерә, аларны якынайта һәм адәм балалары арасында дуслык һәм бердәмлек хисләрен көчәйтүгә китерә, чөнки бәйрәм көннәрендә мөселманнар изге гамәлләрне үзләренең якыннарына карата гына түгел, бәлки барлык кешеләргә карата кылырга омтылалар, сәдака бирергә ашыгалар, шулай ук корбан итен бүләк сыйфатында тапшыралар. Җәлил хәзрәт Фазлыев белән әңгәмәбез әнә шулар хакында.

– Җәлил хәзрәт, корбан чалу турында бер-ике генә сүз…

– Корбан чалу Ибраһим галәйһиссәләм заманыннан безгә вәҗиб булып калган. Байлыгы булган һәр гаиләгә корбан чалу мәҗбүри. Йорт хуҗасы исеменнән корбан чалу күркәм. Корбан чалыр өчен дөя, сыер, сарык, кәҗә, куй шикелле хайваннар яраклы. Әмма дөя – биш яшьлек, сыер – ике, сарык, куй, кәҗә бер яшьлек булырга тиеш. Куй белән сарыкның бәрәне гәүдәгә зур булып, 6 айдан арткан икән, аны да чалу дөрес. Сарык, куй, кәҗә бер кеше өчен ният кылына. Ә дөя, сыер җиде кешегә ният кылына ала. Чалына торган хайванның күзе сукыр булмасын, әгъзаларының да сәламәт булуы шарт. Колагы яки койрыгы өчтән бер өлешеннән дә зуррак киселгән булса, корбанга чалырга ярамый, мөгезсез булса – ярый. Печкән хайванны корбанга чалу дөрес.

– Хәзрәт, корбан чалыну вакытына ачыклык кертсәгез иде…

– Корбанлык малны гает көнне, гаеттән чыккач, гаетнең икенче, өченче көннәрендә чалу дөрес. Гаетнең өченче көнендә, кояш баеганнан соң чалу инде дөрес булмый. Берәү корбанлык таба алмыйчамы, йә булмаса, җае килмичәме, мал чалалмыйча калса, ул кеше мал бәһасен сәдака итеп өләшергә тиеш. Корбанга чалырга дип ниятләгән хайваннарның йонын алмасаң – әйбәтрәк. Инде йоны алынган икән, аны үз гаиләңдә генә файдалану шарт, йә сатып, акчасын, йә йон килеш сәдака итеп бирсәң ярый.

– Корбан чалучыга аерым таләпләр бармы?

– Корбан чалучы тәһарәтле һәм, һичшиксез, госелле булырга тиеш. Иртәгә гает дигән көнне барыбыз да госелләнәбез. Госел ул: кеше тәһарәт ала, аягын гына юмыйча калдыра, шуннан соң баштан тотынып бөтен гәүдәсен өч мәртәбә юып чыга. Бөтен җиренә су ирештереп. Шуннан соң аягын юып тәмам итә. Менә бу госел коену була. Менә шулай тәһарәтләнгән, госелләнгән кеше корбан чала ала.

– Бу гамәлне башкарыр алдыннан нинди дога укыла?

– Корбан чалыр алдыннан корбан иясе яки бугазлаучы, хайванга карап, «Әл-Әнгам» («Терлекләр») сүрәсеннән бер аять укый: «Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсукии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббил гәәләмиинә ләә шәриикә ләһ» – Әй, Аллаһ, тәхкыйк, минем намазым вә гыйбадәтләрем вә тереклегем һәм үлмәклегем барча галәмнең хуҗасы булган Аллаһ Тәгалә өчен вә Аның кодрәтендәдер. Ул Аллаһ Тәгаләнең һич шәрике юктыр. Шуннан соң: йа, Раббым, бер Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, чала торган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал, дип, «Бисмилләәһи, Аллааһү әкбәр», дип малны чаласың. Догасын гарәпчә укый алмаган кеше: «Йа, Раббым, бөтен кылган гыйбадәтләребез, укыган намазларыбыз, чалган корбаныбыз – барысы да Синең ризалыгың өчен генә, Синең һич тиңдәшең юк», – дип әйтергә тиеш. «Йа, Раббым, Синең ризалыгыңны өмет итеп чалган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, йә булмаса, фәлән кызы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал», – дип, «Бисмилләәһи, Аллааһү әкбәр», – дип, корбан чалганда бернинди гөнаһ та юк. Һәм инде ике рәкәгать нәфел намазы уку да киңәш ителә.Монысы мәҗбүри түгел. Кемнеңдер мөмкинлеге, вакыты булып бер кеше, ике рәкәгать намаз укый икән, анда һичнинди гөнаһ юк. Шулай ук намазы укылмады инде, дип кайгыру да һич урынлы түгел. Укыса, савабы була. Нәфел намазы ул биш вакыт намаз укучыга гына дөрес була. Шуңа күрә, корбан намазы укылмаган, дип борчылмаска кирәк.

Әңгәмәдәш – Вакыйф Зәкиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корбан чалу Корбан бәйрәме