Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ярлы кияү...(Әбү-Хәнифә турында хикәят)

Әбү-Хәнифәнең күршесендә аның дәресенә еш йөри торган тугры бер егет яшәгән.

Бервакыт ул үзенең остазына болай дигән:

–Мин Куфа гаиләсеннән булган бер кызга өйләнергә телим. Аларга кыз сорарга барган идем, алар минем көчем һәм мөмкинчелегем җитмәгән мәһәр сорадылар. Ә минем шундый өйләнәсем килә!

–Аллаһыга дога кыл һәм алар синнән таләп иткәннәрен алачак. Бәлки ул кәләш бурычың калган килеш тә сиңа кияүгә чыгарга ризалык бирер, – дип өметләндергән аны Имам.

Нәтиҗәдә егет кәләшнең гаиләсе белән никах килешүе төзегән. Шуннан соң Әбү-Хәнифә янына килеп:

–Барысын да түли алмаганга күрә, мәһәрнең бер өлешен генә алуларын сорадым. Ләкин бар мәһәрне түләп бетермичә алар миңа кәләшне бирүдән баш тарттылар. Сез моңа нәрсә әйтәсез?

–Хатыныңны үзеңнеке итү өчен әҗәткә алып тор. Әлеге кешеләрнең хәйләләренә карамастан, дөреслектә, синең өчен эш җиңел булачак!

Әбү-Хәнифәдән бурычка алып торып, бу егет шулай эшли дә. Кәләшен үзенә алгач, ул тагын Имам янына киңәшкә килә.

–Хәзер бу шәһәрне ташлап, хатының белән кая да булса еракка китүең турында хәбәр ит, – дип киңәш итә аңа галим.

Кияү ике дөя алып торып, акча эшләү өчен Хөрәсән шәһәренә китәчәге турында хәбәр итәргә дип, хатынының гаиләсенә килә. Кәләшнең ата-анасы өчен бу чын тетрәнү була һәм алар, киңәш сорап, Әбү-Хәнифәгә баралар.

–Аннан алган нәрсәне кайтарып бирегез, – дип тәкъдим итә Әбү-Хәнифә. Алар моңа риза булгач, Имам егеткә болай ди:

–Алар киң күңеллелек күрсәттеләр һәм синнән алган мәһәрне кайтарып бирәчәкләрен, сине гафу итәчәкләрен әйттеләр.

Моңа егет, көтмәгәндә, болай дип җавап бирә:

–Мин алардан моннан күбрәк нәрсә алырга телим.

–Сиңа кайсы күбрәк ошаячак: алар сиңа киң күңеллелек күрсәткәнгә риза булумы яки хатыныңа үзеңнең бурычың турында әйтеп, аны түләп бетермичә, юлга чыга алмаячагыңны әйтүме?

–Әй, Аллаһ! Әй, Аллаһ! Алар моны ишетә күрмәсеннәр. Мин алардан артык бернәрсә дә алмаячакмын!

Шулай карар кылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев