Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ярым ай символмы, әллә?..

Күп кенә мөселманнар мәчет манараларындагы айны, мөселманнарның ай календаре буенча яшәүләре белән аңлаталар. Чынлыкта бу дөреслеккә туры киләме икән?

Пәйгамбәребез һәм изге хәлифләр вакытында һәм алардан соң да берничә гасыр яшәүче мөселманнар ярым ай символын белмәделәр һәм аларның мәчет манараларында ярым ай юк иде, гомумән, аларда ислам динен, ислам дәүләтен белдерүче бер генә символ да юк иде. Кайчан һәм ни сәбәпле ислам диненә бу символ килеп керде соң?

Бик борынгы заманнарда ук төрле халыкларда, хәтта кайбер христиан халыкларында да ярым ай символы булган. Мәсәлән, урта гасырларда ясалган Ауропа шәһәрләренең чиркәүләрендә тәре түгел, ә ярым ай күренә. Шулай ук Константинополь (хәзерге Истанбул) шәһәренең символы да йолдызлы ай булган. Бөтен мөселманнарны бер дәүләткә җыеп, зур көч туплагач, төрекләр 1453 елда бу шәһәрне яулап алалар. Шул сәбәпле аның ярым ай символын Госманлы дәүләтенең символы итеп кабул итәләр. Башта аның исламга бернинди кагылышы да булмый. Ул фәкать Госманлы династиясенең символы гына булып тора. Әмма Госманлы хәлифәте Ауропа яки Россия белән еш сугышлар алып баргач, акрынлап аларның ярым ай символы кешеләр аңында ислам дине һәм мөселманнар символы булып кабул ителә башлый. Шулай итеп, бу символ башка милләт мөселманнары арасында да тарала башлый һәм мәчетләрне чиркәүләрдән, башка биналардан аерып тору өчен ярым ай кую гадәте кереп китә. Бигрәк тә татарлар аңа зур хөрмәт белән карады һәм карыйбыз да. Төзелүче мәчет манараларына ай кую бездә бер зур тантана рәвешендә уза.

Әмма аңа карап, ярым ай динебездә, христианнардагы тәре кебек, бернинди изге сыйфатка, бөеклеккә ия түгел, аны зурламыйлар да, изгеләштерү дә зур хата булып санала.

Марат СӘЙФЕТДИНОВ

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам