Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Яшь имам Нияз хәзрәтнең авыл яшәсен дип, җирле халыкны иманлы итүдә тырышып янып йөргән мәле (+фото)

Зур-зур авылларда яхшы итеп төзекләндерелгән мәчетләргә халыкның йөрмәвеннән зарлансалар, Арбаш авылында бөтенләй башка картина.

1994 елда ачылган мәчеттә бүгенге көндә яшь хәзрәт Нияз Рамазанов имамлык итә. Корбангали Гатауллин, Шәүкәт Гарипов эшен лаеклы дәвам итүче яшь хәзрәткә авыл халкы зур өметләр баглый. Нияз Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары  Мөселман мәдрәсәсенең Балтач филиалында белем ала һәм практикага Арбаш авылыны җибәрелә. Шәүкәт хәзрәт вафат булгач, мәхәллә халкы тәкъдиме белән биредә имам итеп сайлана. Шул елны мәчеттә төзекләндерү эшләре башлана. Иң элек манара төзекләндерелә, түбә алышына, янкорма салына, биредә имам өчен аерым бүлмә һәм тәһарәтнамә булдырыла. Шулай ук газ плитәсе белән газ миче алына. 2021 елда мәчетнең стеналары җылытылып, тышлана. Әлеге эшләр барысы да авыл халкы һәм «Игенче» хуҗалыгының матди ярдәме белән эшләнә. Шулай ук читтә яшәүче авылдашлары да акчалата ярдәм итә. Киләчәктә мәчет эчендә дә ремонт үткәрү хыялы белән янып яшиләр биредә.

Нияз хәзрәт тырышлыгы белән җәй көне мәчеттә беренче мәртәбә лагерь оештырылган. Бирегә 34 бала йөргән. Гадения абыстай үткәргән дин сабаклары белән беррәттән, балаларның буш вакытларын файдалы һәм күңелле  итеп уздыру өчен өстәл теннисы өчен җиһазлар булдырлган. Рәкыя һәм Әлфия ханымнар, Арбашта яшәүче апалар  тырышлыгы белән балаларга мул табыннар әзерләнгән.

Шулай ук мәчеттә ифтар да уздырганнар. Биредә 70 кеше җыелды, ди хәзрәт. Вәгазь кичәләре дә еш уздырыла икән, әмма чикләүләр кертелгәч, алар туктатылып тора.

- Мәчеттә дини укулар өч төркемгә бүленеп оештырыла. Ике мәэзинебез бар. Тәлгать Галәветдинов һәм Раушан Габбасов биш вакыт азан әйтеп авылдашларыбызны намазга чакыра. Җомга намазларына йөрүчеләр саны аз дип әйтмәс идем. Барлыгы 20ләп кеше булабыз, – дип сөйли Нияз хәзрәт.

Яшь имамның авыл яшәсен дип, җирле халыкны иманлы итүдә тырышып янып йөрүен җирле җитәкчеләр дә ассызыклап үтте.

Нияз күптән түгел Балтач кызы Гөлназ белән гаилә корган. Гөлназ Бакый Зыятдинов исемендәге гимназиядә укыта. Алар Карадуганда әти- әниләре белән төп нигездә яши. Рамазановларның гаиләләре нык, гомерләре бәхетле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев