Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Яшь вәгазьче” дини конкурсында катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә

Әлеге бәйгедә 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге ир-егетләр катнаша ала.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Яшь вәгазьче» V республикакүләм дини конкурсында катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителү хакында игълан итә.

Әлеге бәйгедә 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге ир-егетләр катнаша ала. Конкурс шартлары буенча алар имам, хәзрәт һәм укытучы булып эшләүче булырга тиеш түгел.

Иҗади ярыш мөселман яшьләрен рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләргә, булачак сәнгатьле сөйләүчеләргә (ораторларга) халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итәчәк, аларга үзләренең активлыгын һәм иҗади үзенчәлекләрен ачарга мөмкинлек бирәчәк.

Призлы урыннар алган җиңүчеләр акчалата призлар белән бүләкләнәчәк. Иң яхшы вәгазьләр «Шура» альманахында басылып чыгачак.

Бәйгедә катнашуның шартлары белән ТР Диния нәзарәтенең рәсми сайтында тынышырга мөмкин.

Конкурска кагылышлы барлык сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен телефон: +7 9270 333 142 (Айгөл ханым).

Фото: dumrt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшь вәгазьче